Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Иҗат сер ул, кеше үзе дә сер...

Рәмзия Гайса кызы ГАБДЕЛХАКОВА Шагыйрә һәм прозаик, Татарстан Язучылар һәм Журналистлар берлеге әгъзасы. 1959 елның 2 ноябрендә Чирмешән районында туган. Казан кооперация техникумын, Казан дәүләт университетын тәмамлаган. Рәмзия Габделхакова иҗат белән мәктәптә укыган елларда ук шөгыльләнә. Шигырь-хикәяләре район газетында һәм балалар басмаларында дөнья күреп тора. 1990 елдан - Лениногорск иҗат...

Рәмзия Гайса кызы ГАБДЕЛХАКОВА
Шагыйрә һәм прозаик, Татарстан Язучылар һәм Журналистлар берлеге әгъзасы. 1959 елның 2 ноябрендә Чирмешән районында туган. Казан кооперация техникумын, Казан дәүләт университетын тәмамлаган. Рәмзия Габделхакова иҗат белән мәктәптә укыган елларда ук шөгыльләнә. Шигырь-хикәяләре район газетында һәм балалар басмаларында дөнья күреп тора.
1990 елдан - Лениногорск иҗат әһелләрен берләштергән "Чишмә" оешмасы әгъзасы, 1999 - 2004 елларда аның җитәкчесе булып тора, Ш. Бикчурин премиясе лауреаты. Хәзерге вакытта язучы
Лениногорск Балалар йортында китапханә мөдире булып эшли.
Гап-гади итеп, тыныч кына яшәп ята ул, ә үзен бөтен республика белә. Әңгәмәбез шушы көннәрдә гомер бәйрәмен билгеләп үтәргә җыенучы шагыйрә һәм прозаик Рәмзия Габделхакова белән.

- "Рәмзия Габделхакова иҗатының кинәт кенә күтәрелеп канат яруын без, аның иҗатына гашыйклар гына түгел, ул үзе дә саф татар телендә газета чыга башлау белән бәйли", дип язган иде матбугат ветераны Римма Фәттахова. Чынлап та, "Заман сулышы" - сезнең чишмә башымы?

- Шулай дияргә буладыр, чөнки зур әдәбиятка беренче адымнарым нәкъ менә "Заман сулышы" белән бәйле. Лениногор-скида яңа татар газеты чыгуын белгәч тә, редакциягә "Минем халкым" дигән шигыремне юлладым. Аны укыгач, минем белән якыннан танышырга уйлаганнар. Башта редакциягә чакырып сөйләштеләр, аннары "Чишмә" берләшмәсе утырышында иҗатымны тикшерделәр. Мин ул көнне бик ачык хәтерлим, зур имтихан тоткандай каушаган, дулкынланган идем. Утырыш "Заман сулышы" газеты редакторы Фәлван Нуруллин кабинетында узды. Бүлмә тулы җитди кыяфәтле әзмәвердәй ир-атлар, алар арасында Җәмит Рәхимов, Разим Вәлиуллин, Рәшит Шиһапов, Альберт Хәсәнов, Җәдит Хәбибуллин, Рифат Каю-мов бар иде. Ул көнне миңа мактау да, тәнкыйть сүзләре дә, киңәшләр дә ишетергә туры килде. Каләм көчемә ышанып, күңелемә канат куйган, язмышымда ниндидер роль уйнаган ул кешеләрнең барысына да рәхмәтлемен. Киткәннәрнең җаны оҗмахта булсын, исәннәргә бәхет телим.

- Аларны сезнең остазлар дип әйтеп буламы?

- Мине, кулымнан тотып, язарга өйрәтүче булмады, үземчә яздым, бер кемгә иярмичә, үз юлымнан атладым. Ләкин өлкән әдипләрнең киңәшенә һәрчак колак сала идем. Шул утырыштан чыккач, Җәмит аганың: "Сиңа югары белем алыр га, эшеңне алыштырырга кирәк," - дигәне хәтердә. Аның киңәшен истә тотып, мин җирле радиотапшырулар редакциясенә эшкә урнаштым, Казан дәүләт универси тетына читтән торып укырга кердем. Җәмит Рәхимовның үз укучысына карата олы хөрмәте, ихласлыгы миңа үрнәк булды. "Үзеңне укучыдан акыллырак санама, наданнар юк хәзер," - дия иде ул. Аның журналистик эшчәнлеге турында диплом эше язуым юкка гына түгел. Кызганыч, Шамил Бикчурин, Рамазан Байтимеров белән аралаша алмый калдым. Алар барысы да хөрмәткә лаек зур шәхесләр. Альберт Хәсәновка да рәхмәтем зур, ул миңа Язучылар берлегенә керергә рекомендация биргән кеше. "Көзге яшен" исемле шигырьләр җыентыгымны "Рухият" нәшриятына тәкъдим итүче дә ул булды.

- Сез үзегез дә яшь талантларга игътибарлы, ярдәмчел, дип беләбез.
- Язу бер эш, аны күрсәтә белергә, укучы кулына җиткерергә кирәк бит әле. Яшь авторларга менә шул мәсьәләдә юл күрсәтүче кирәк. Шуңа күрә, "Чишмә" берләшмәсе җитәкчесе булып эшләгән чорда, мин күбрәк шул юнәлешкә игътибар бирдем. Фәнис Мотыйгуллин, Наил Шәрифуллинның җыентыкларын төзеп, үзем кереш сүз язып, "Рухият" нәшриятына тәкъдим иткән идем. Китаплары бик күркәм булып чыкты, уңай бәя алды. Рахимә Габделганиева, Наил Гыйләҗев, Людмила Аланлы, Роза Сәлманова, Каюм Шәрәфов, Халисә Гулова, Хәмидә Идиятуллинага да китапларын нәшрият өчен әзерләргә ярдәм иттем. Өметле шьләрнең иҗатын туплап, "Алмаш", "Син дә шагыйрь, мин дә шагыйрь", "Яңа дулкын", "Балаларга - бүләк" китапларында бастыруга ирештем. "Заман сулышы", "Яшьлек иле" газетлары өчен күпме әдәби сәхифә әзерләнде, яшь каләм тибрәтүчеләр өчен иҗади бәйгеләр, семинарлар оештырылды. Чын талантлар тыйнак, кыюсыз була, аларга этәргеч, үз көчләренә ышаныч бирүче кирәк.
- Рәмзия апа, тел байлыгы, сүз матурлыгы сезгә каян килә?
- Җиңел укыла торган һәр уңышлы әсәрнең төбендә сәләт кенә түгел, зур хезмәт ята. Эзләнүләр, уйланулар. Язган әйберне мин кат-кат укыйм, артык булып тоелган сүзләрдән, җөмләләрдән арындырам. Бераз "суыткач" кабат карап-төзәтеп чыгам. Шулай камилләштерә торгач, "Тау артында кояш бар" романын 25 биткә кыскарттым. Әсәрнең эчтәлегенә генә түгел, теленә дә игътибарлы булырга кирәк. Чөнки сүз - язучының төзелеш материалы. Тел байлыгы, сүз матурлыгы әби-бабайдан, әти-әнидән, мәктәптә алган белемнән һәм әдәбиятны яратудан киләдер. Без бит китап укып үскән буын.
- Хикәя - повесть өчен сюжетларны кайдан аласыз?
- Тормыштан, кеше язмышларыннан. Буш урында яхшы әсәр тудыру кыен. Язучы фантазиясе дә кушыла, әлбәттә. Ләкин башлап җибәрү өчен таяныр нокта кирәк.
- Быел сезнең "Нишләттегез, Гөлкәйне?" китабы дөнья күрде. Аны кайдан алырга була?
- Ул китап әлегә Казанда, Бауман урамындагы "Нур" кибетендә генә сатыла, бугай. Безнең "Китаплар йорты" киштәсендә минем бер китабым да күренмәде.
- "Көзге яшен" исемле китабыгызны өстәл китабым итеп тотам. Күңел төшкән вакытларда шигырьләрегез җанга шифа бирә, чынлап та, ниндидер сихер-тылсымы бар, ахры. Яңа шигырьләр җыентыгы чыгару теләге юкмы?
- Теләк бар, ләкин шигъри җыентыкны туплап-әзерләп чыгару өчен вакыт кирәк. Ә ул һаман җитми. Яңа шигырьләр байтак җыелды югыйсә. Үткән ел Рамазан Байтимеровның тормыш һәм иҗат юлы турында китап әзерләп үтте. Тулы биографиясен ачыклау, иҗади мирасын барлау, фото документлар, истәлекләр туплау, китапны төзү шактый озакка сузылды. Нефтьчеләр ярдәме белән "Рухият" нәшриятында басылган әлеге китап шагыйрьнең юбилеена зур бүләк булды, Рамазан аганың рухы шат булсын.
- Сезнең юбилей уңаеннан, шәһәребез китапханәсендә "Тылсымлы коем бар" дигән күргәзмә дә оештырылган. Кайда соң ул тылсымлы кое?
- Ул "тылсымлы кое", ягъни күңел байлыгы әби-бабайлардан, әти-әнидән биреләдер, мөгаен. Ә илһамның кайдан килгәнен белсә, бар кеше шунда йөгерер иде. Ләкин аның койрыгын тоту авыр, чакырганда килми, уйламаганда-көтмәгәндә ишек кага. Иҗат сер инде ул, кеше үзе дә сер.
- Үзегез язганнарны укырга яратасызмы?
- Язганда кат-кат укырга туры килә. Ә китап булып чыккач, укыйсы килми. Чөнки анда синең өчен бернинди яңалык юк. Бары укучыны гына яңалык көтә.
- Кемнәрнең әсәрләрен укыйсыз?
- Күңелгә уелып калган әсәрләр биһисап: Габдрахман Әпсәләмовның "Мәңгелек кеше"се, "Алтын йолдызы"ы, Салих Батталның "Сигезенчесе кем?", Нәби Дәүлиның "Яшәү белән үлем арасында", Шәриф Хөсәеновның "Мәхәббәт сагышы", Эдуард Касыймовның "Гомер ике килми" әсәрләре, Гаяз Исхакый, Әмирхан Еники, Фатих Хөсни хикәяләре, Хәсән Туфан, Нияз Акмал, Саҗидә Сөләйманова шигырьләре... Барысын санап бетерү мөмкин түгел. Шуны гына әйтә алам, китап укымаган кеше язучы була алмый. Минемостазларым китаплар булды.
- Үзегезне драматург булып та сынап карадыгыз. Казанда Тинчурин исемендәге театрда сезнең пьеса буенча куелган "Өзелгән яфраклар" спектакле гөрләп бара. Бу сезнең өчен шатлыктыр.
- Көтелмәгән шатлык. Ул әсәрне мин үзебезнең яшьләр театры өчен генә язган идем бит. Аның җитәкчесе Зөмәррә Шәрәпова очраган саен миннән пьеса сорап аптыраткач, язмый чара калмады. Шөкер, ул спектакль үзебездә зур уңыш белән үтте, аны авыл сәхнәләрендә дә куйдылар. Халык яратып кабул иткәч, күңелдә ышаныч уянды. "Өзелгән яфраклар"ны Интернет аша Казанга, Тинчурин исемендәге театрга җибәрдем. Биш ай дигәндә премьерага чакырдылар, бу хәбәргә башта ышанмый тордым. Минем өчен бер могҗиза булды ул.
- Кешеләрдә нинди сыйфатны иң өскә куясыз?
- Намусны. Намуслы кешегә бар яклап та ышанып, таянып була. Чөнки намуска бары тик яхшы сыфатлар гына иярә.
- Сезне ничек гаҗәпләндереп булыр иде?
- Ихласлык һәм риясыз ярдәм белән. Хәзерге заманда болар бик сирәк күренеш.

КИТАПЛАРЫ

1996 елда Рәмзия Габделхакованың "Кар өстендә миләшләр" дигән тәүге китабы дөнья күрә.

2006 елда "Көзге яшен" исемле китабы өчен "Рухият" фондының Саҗидә Сөләйманова исемендәге кызыксындыру премиясенә лаек була.
Шул ук елны аның Татарстан китап нәшриятында "Көмеш тун" исемле хикәяләр җыентыгы басылып чыга.
Роман һәм яңа хикәяләре тупланган "Тау артында кояш бар" (Татарстан китап нәшрияты) исемле китабы өчен "Ел китабы - 2011" бәйгесендә өченче урынга лаек була.
2014 елда Татарстан китап нәшриятында яңа повестьлары тупланган "Нишләттегез Гөлкәйне?!" китабы дөнья күрә.
14 ноябрь көнне Лениногорск МӘДӘНИЯТ САРАЕНДА
Язучы РӘМЗИЯ ГАБДЕЛХАКОВАНЫҢ «КӨЗЛӘРДӘ ДӘ ЯКТЫ КӨННӘР БАР...» дип аталган иҗат кичәсе үтәчәк.
Башлана 16:00 сәгатьтә
Китап сәүдәсе оештырылачак. Кичәгә рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев