Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Илсөя БӘДРЕТДИНОВА: “Минем өйгә Илфактан башка ир-атның кергәне юк”

Нәкъ бер ел элек Илсөя белән Илфакның аерылышуы турында хәбәр таралган иде. Беркөнне Казан кибетләренең берсендә Илсөяне очраттым. Ул нык ябыккан, матурланган. Улы Нариман янында бертуган апасы сыман гына калган.- Илсөя ханым, Илфак Шиһапов белән аерылуыгызны пиар дип белгән идек... - Күпләр шулай дип уйлады. Әле дә уйлыйлар. "Татар эстрадасында...

Нәкъ бер ел элек Илсөя белән Илфакның аерылышуы турында хәбәр таралган иде. Беркөнне Казан кибетләренең берсендә Илсөяне очраттым. Ул нык ябыккан, матурланган. Улы Нариман янында бертуган апасы сыман гына калган.- Илсөя ханым, Илфак Шиһапов белән аерылуыгызны пиар дип белгән идек...
- Күпләр шулай дип уйлады. Әле дә уйлыйлар. "Татар эстрадасында халыкны моның хәтле "дурить" иткән кеше юк иде әле. Һаман алдап йөрисез. Сез бергә! Без беләбез!" - диделәр. Юк, бергә түгел!
- Ә халык сезне гел бергә күрә...
- Һәркөнне шалтыратышабыз. Атнасына бер мәртәбә очрашмыйча тормыйбыз. Ул - минем продюсерым. Ничек бар иде, хәзер дә ул минем хуҗам. Контракт белән эшлибез. Без бит талашып аерылышмадык. Матур гына утырып сөйләштек тә араларны өздек.
- Хәзер үзегезне ничек хис итәсез?
- Инде Аллага шөкер! Болай булыр дип күз алдыма да китермәгән идем, әлбәттә. Илфак белән 13 ел бергә яшәп калдык. Бик матур яшәдек. Аерылгач авыр булды. Баштарак кеше сүзләре йөрәккә кадала иде. Чөнки безнең татар халкында аерылган хатын-кызга караш бөтенләй башка төрле. Берәр ир-ат тапкандыр, аның белән "гуләйт" итәдер дип уйлыйлар бит. Хәзер ул гайбәтләргә ияләштем инде. Беркемгә бернәрсә исбатлыйсым килми. Ачу да сакламыйм. Бу хәлләрдән соң бар әйбер үз урынына утырды.
- Илфак аерылуны авыр кичергән диләр...
- Әллә миңа җиңел булды дисезме? 18 килога болай гына ябыкканмынмы? Бөтенебезгә дә авыр булды. Гаилә таркалганда бер кеше генә гаепле булмый. Гаеп атта да, тәртәдә дә. Илфак белән икебез дә улыбыз алдында гаепле. Хыялланганча, улыбызны үстереп бетереп, оныкларны бергә ярату дигән нәрсә килеп чыкмады шул. Әмма Нариманны мөмкин кадәр саклап калырга тырыштык. Аңа бөтен шартларны да булдырдык. Илфак турында улыма бер генә начар сүз дә әйткәнем булмады һәм булмаячак та! Безнең өйдә әле дә Илфак хуҗа. "Әтиеңә каршы начар сүз әйтергә ярамый", - дип Нариманга гел әйтәм.
- Нариманга ничә яшь?
- 13. Ул барысын да аңлый. Безнең аерылуга өзгәләнер дип уйлаган идем. Әгәр Илфак минем турында Нариманга начар сөйләп, йә мин аңа әтисе турында ямьсез сүзләр әйткән булсам, ул шунда ук сыныр иде. Монда барысы да әйбәт. Ирек куелган. Тели икән, әтисенә бара ала, йә үзен өйгә чакыра. Мин каршы түгел. Минем өйгә Илфактан башка ир-атның кергәне юк.
- Аерылганнан соң нинди гайбәтләр ишетергә туры килде?
- Ой, җаным! Сөйләргә куркыныч! Беренчедән, ябыгуым турында. Күпләр спортзалга махсус йөргән дип тә ишеттерде. Спортзалга йөрүемнең сәбәбе - умыртка баганам авыртканга гына. Махсус диеталарга утырып ябыкмадым. Имештер, корсагындагы маен алып, башка, калкып торырга тиешле җирләренә тутырткан икән дигән версияне дә җиткерделәр. Хәтта бик дәрәҗәле кешеләр шалтыратып: "Илсөя, синең бик уңышлы килеп чыккан, нинди клиникада ясаттың, безгә дә әйт әле?" - дип сорадылар. Экзотик җимеш ашап ябыккан дип тә ишеттем. Битенә бер миллионга пластик операция ясаткан дигән сүзләр дә булды. Иренен тутырткан һәм башкасы һәм башкасы... Бернәрсә дә тутыртмадым. Барысы да натураль продукт! Үз гомеремдә керфек тә ябыштырганым булмады! 27 яшьлек егет белән яшәп ята икән дип тә сөйләделәр. Җырчы Илназ Гарипов белән "гуләйт" итә дип тә әйттеләр. Кеше теле буенча мине кем белән күрәләр, аларның барысы белән дә йоклап чыктым. Президент белән дә йөри дип сөйләделәр. "Илсөя аша президент минем малайны эшкә урнаштыра алмас микән?" - дигән нәрсәләр дә булды хәтта... Көлсәң - көл, еласаң - ела! Тагын бар әле. Имеш, карт бер бабай миңа фатир алып биргән дә, мин шуның белән йөрим икән... Бик дәрәҗәле кеше булганлыктан, ул бабайның исемен яшерәм икән... Ә тегесе өйләнгән икән... Шуңа да мин Илфакны ташлаганмын икән... Шушы гайбәтләрне чыгарган кешеләр белән өздереп танышасым килә! Рәсми рәвештә әйтәм: өч бүлмәле фатирымны ипотекага алдым. Анда ремонт ясыйм. Әле менә бүген көне буе шуның артыннан чаптым. Әз генә Сабантуйлардан кергән акчага челтәрләр алып булмасмы икән дип йөрдем.
- Сер булмаса, фатирыгыз Казанның кайсы җирендә?
- Алган фатирым Мәскәү базары янында. Юлның бер ягында - Илфак, икенче ягында мин яшим. Илфак без яшәгән фатирда калды.
- Ерак китмәгәнсез икән...
- Чөнки улыма мәктәбе якын. Бик яхшы вариантлар бар иде. Әмма улымны мәктәбеннән, укытучыларыннан өздереп аласым килмәде. Нариман мәктәпкә дә бик яратып йөри.
- Иҗатыгыз ничек бара?
- Узган сезонда сольный концертларым булмады. "Казан егетләре" төркеме, Илназ Гарипов белән эшләп алдык. Ипотека, кредитлар түли торган вакытта "солянка" концертларына гына калуым нык сиздерде, әлбәттә. Алла боерса, август аеннан сольный концертларым белән чыгарга торам. Башкортстан, Татарстан, Пермь, Ульяновск якларына булыр. 13 ел эшләгән юлыбыз салынган. Шул юл буенча йөрибез. Январь ахырына кадәр гастрольләр графигы инде билгеле. Иртән торсам, кич ятсам, уем гел шуның турында. Чөнки әз генә куркыта да. Ни дисәң дә, 13 еллык иҗатымда бер ел пауза булып алды. Ә артист өчен ул - зур аралык! Башта аерылдым, аннары авырдым. Гомумән, концертлар кайгысы түгел иде миндә. - Стресс та кичергәнсездер...
- Нык! Һәр профессиянең үз авырлыгы бар. Ә безнең һөнәр эмоцияләргә бәйле. Әйтик, минем концертыма 500гә якын тамашачы ял итәргә килеп утырган икән, син инде проблемаларыңны йөзеңә чыгармыйча гына елмаерга тиешсең. Бу - сындыра торган мизгел. Кулымнан килсә, узган яздан быелгы язга кадәр вакытны тормыштан бөтенләй сызып ташлар идем.
- Сезне усал хатын диләр...
- Тормышта чебен дә үтермим. Мине якыннан белгән кешеләр: "Сәхнәдәге һәм тормыштагы Илсөя нык аерыла", - диләр. Белмим... Елак мин. Әмма кешегә күрсәтмичә генә елыйм. Ваннага кереп, авызга сөлге кабып, кеше ишетмәслек итеп...
- Бүген йөргән кешегез бармы?
- Рәсми рәвештә әйтә алам: йөргән кешем булмады һәм якын арада әле булмаячак! Өемдә миннән ике үлчәмгә зуррак кием киюче улым бар. Бүген иң мөһим кешем - ул. Ир-атлар тарафына бәгырь каткан чорым.
- Шулай да, Илфак Шиһапов сезгә кем булып калды?
- Илфак - үзәк өзгеч якын кешем. Моны аның үзенә дә әйттем. "Дөнья хәлен белеп булмый, бәлки төрле илләрдә яшәргә туры килер. Әгәр дә миңа төнлә шалтыратып, хәлем начар дисәң, бөтен эшемне ташлыйм да кайтам", - дидем. Без бик якын дуслар булып калдык...
Эльза ГАЗИЗОВА
http://akcharlak.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X