Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Лениногорск артистлары “Сулдырмагыз сәрби чәчәген” спектаклен күрсәтте (ФОТОЛАР)

Лениногорск Мәдәният сараенда Р.Шиһап исемендәге халык театры артистлары "Сулдырмагыз сәрби чәчәген" спектаклен күрсәтте. Рәисә Ишморатованың бу әсәрен алар шәһәрнең Мәдәният сараенда беренче тапкыр күрсәтсәләр, шәһәребез районнарында ул инде 22 тапкыр уйналган. Спектакльне карарга шактый халык җыелган иде. Тамашачы спектакльне бик җылы кабул итте, хәтта тын да алмыйча карады. - Мине...

Лениногорск Мәдәният сараенда Р.Шиһап исемендәге халык театры артистлары "Сулдырмагыз сәрби чәчәген" спектаклен күрсәтте.


Рәисә Ишморатованың бу әсәрен алар шәһәрнең Мәдәният сараенда беренче тапкыр күрсәтсәләр, шәһәребез районнарында ул инде 22 тапкыр уйналган.
Спектакльне карарга шактый халык җыелган иде. Тамашачы спектакльне бик җылы кабул итте, хәтта тын да алмыйча карады.
- Мине спектакльгә Энҗе Мусина чакырды. Бик рәхәтләнеп һәм яратып карадым. Хәтта күзләремә яшьләр тулды. Рәхмәт аңа, әле дә килгәнмен. Мәдәният сараеның тамашачы залы да үзгәргән икән, ремонттан соң килгәнем юк иде, - ди Сәрия Каюмова.

Зөмәрә Шәрәпова, 11 нче гимназиянең "Айсылу" театры җитәкчесе:

- Шундый шәп булды! Оста-а-а-а безнен үзешчәннәребез! Юк, үзешчән генә тугел, алар, чын актёрлар! Тулы зал тамашачы тын да алмый карады. Бүгенге көндә балаларыбызга өйрәтерлек бик күп тема күтәрелде. Карасыннар иде дә бит балалар, нишләптер яшьләр дә әз иде залда. Һаман да шул олыгаеп барганда гына, татар телебезне онытып бетергәч, йөрербез микән шундый матур чараларга. Театрның режиссёры Мәдинә апа Сәфиуллинага сокланмый мөмкин тугел! Шәһәребезне театрлы итеп тота.

Зилә Мөдәррисова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сулдырмагыз сэрби чэчэген спектакль