Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

"КЫҢГЫРАУ УКЫТУЧЫ ӨЧЕН ГЕНӘ" ДИГӘН КАГЫЙДӘ ЮК

Новосибирск өлкәсе прокуратурасы мәктәпләрдәге "кыңгырау укытучы өчен генә" дигән кагыйдәне тыйды.


 

Прокуратура фикеренчә, сыйныфтан укытучы ризалык биргәннән соң гына чыгып китә алу мөмкинлеге укучыларның дәресләр арасында ял итү хокукын боза.

Укучыларның хокукларын боза торган кагыйдәләр акты Новосибирск өлкәсендәге тугыз мәктәптә булуы ачыкланган. Укучыларның үз-үзләрен тотышларына бәйле эчке кагыйдәләр актында шундый пункт булган: "Кыңгырау укытучы өчен, һәм  укучылар, укытучы дәресне тәмамлагач кына, сыйныфтан чыгып китә ала". Прокуратура нәкъ менә шушы җөмләгә "бәйләнгән" дә инде. Чөнки бу укучыларның дәресләр арасында ял итү хокукын боза.

Шулай ук, прокуратура дәресләрнең озынлыгына бәйле нормаларны да искәртеп үткән: беренче сыйныфта дәрес 40 минуттан, ә калган сыйныфларда 45 минуттан артмаска тиеш.

Прокуратура тикшерүләреннән соң, әлеге тугыз мәктәпнең уставыннан "кыңгырау укытучы өчен" дигән кагыйдәне алып атканнар.

23нче сентябрьдә исә, Рязань өлкәсендә шундый ук тикшерү булган. Бер мәктәптә алда әйтеп үтелгән "кыңгырау укытучы өчен генә" кагыйдәсеннән тыш, укучыларның хокукларын бозуның тагы бер очрагы теркәлгән: укучылар дәресләрдән соң сыйныфларны җыештырырга тиеш булганнар, ә бу бурычлар укучыларга карамый.

 

yalkyn.ru

http://saby-rt.ru/news/novosti/kygyrau-ukytuchy-ochen-dign-kagyyd-yuk

Фото:  tatar-inform

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев