Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ПРЕДПРИЯТИЕЛӘРДӘ

Заманча технологияләр кулланып...

"Татнефть" Компаниясендә бораулау стволы (көпшәсе) горизонталь булган кече диаметрлы скважиналарда бораулау уңышлы тормышка ашырылды. Горизонталь стволлы бораулау скважиналары ТатНИПИнефть проекты буенча "Нурлатнефть" идарәсе (Әшалче чыганагы) һәм "Әлмәтнефть" идарәсе (Ромашкин продуктлы турней катлам ятмалары чыганагы) өчен төзелде. Кечкенә диаметрлы скважинада горизонталь ствол бораулауның үзенчәлеге - анда запас диаметр булмауда. Гадәти скважинаны...

"Татнефть" Компаниясендә бораулау стволы (көпшәсе) горизонталь булган кече диаметрлы скважиналарда бораулау уңышлы тормышка ашырылды.

Горизонталь стволлы бораулау скважиналары ТатНИПИнефть проекты буенча "Нурлатнефть" идарәсе (Әшалче чыганагы) һәм "Әлмәтнефть" идарәсе (Ромашкин продуктлы турней катлам ятмалары чыганагы) өчен төзелде. Кечкенә диаметрлы скважинада горизонталь ствол бораулауның үзенчәлеге - анда запас диаметр булмауда. Гадәти скважинаны бораулаганда катлаулануның потенциаль зонасы эксплуатацион колонна белән каплана, аннан соң, тоткарлык хәвеф-хәтәре узгач, горизонталь стволлы белән продуктлы өлешне бораулау кечкенә диаметрлы борау белән башкарыла.
Скважиналар бораулаганда катлаулануны мөмкин кадәр кыскарту максатында, ТатНИПИнефть проект лабораториясе тәкъдим иткән заманча бораулау технологияләре кулланылды: геонавигация; скважина стенасын ныгытучы бораулау эремәсе; шламокаротаж. Стволны бораулау барышында каротаж үткәрү, бораулауны туктатмыйча, продуктлы катламның түбәсен билгеләргә мөмкинлек бирә. Геонавигациянең забой информациясе, компьютердагы махсус программа нигезендә, үз вакытында элемтә каналлары аша идарәдәге геология хезмәтенә барып ирешә, белгечләр аны оператив рәвештә эшкәртә.
Навигация хезмәтенең кыр инженерлары, геологларның командасы белән, горизонталь стволның нефтьле катлам өлешенә никадәр кәкрәйгән булуын билгеләде. Бораулау компоновканы алыштырмыйча дәвам итте. Траекторияне дөрес ориентлауда шламокаротаж мәгълүматлары хезмәт итә, аның буенча борауланган токымның нефтькә никадәр туендырылган булуын билгеләргә була.
Проекттагы забойга ирешкәч, колонна 114 мм.лы пакерлар белән җиһазландырылган цементлы эремә эксплуатацион колонка тирәли урнаштырыла (ул продуктлы горизонталь стволга цементлы эремә үтеп керсен өчен эшләнә). Эксплуатацион колоннаны цементлау цементлы эремәне скважина тамагына кадәр күтәрүдән башлана. Продуктлы катлам, ачык горизонталь забой белән эксплуатацияләү өчен ачык кала.
Стволлары горизонталь рәвештә тәмамланган кече диаметрлы скважиналарны ремонтлау эшләре "Татнефть-ЛениногорскРемСервис" җәмгыяте бораулау бригадасы көчләре белән башкарылды, геонавигация эшен "ТНГ-Групп" белгечләре башкарды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нефтьчелђр