Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РӘСМИ БҮЛЕК

Башлыклар съезды

Казанның "Корстон" сәүдә-күңел ачу комплексында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советының VI съезды узды. Көн тәртибенә ТР муниципаль берәмлекләр Советы эшчәнлеге турында отчет, ревизия комиссиясе доклады һәм башка мәсьәләләр куелды. Съездга республика хөкүмәте җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләрдән 989 делегат килгән иде. Бездән Лениногорск муниципаль районы башлыгы, шәһәр...

Казанның "Корстон" сәүдә-күңел ачу комплексында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советының VI съезды узды. Көн тәртибенә ТР муниципаль берәмлекләр Советы эшчәнлеге турында отчет, ревизия комиссиясе доклады һәм башка мәсьәләләр куелды.


Съездга республика хөкүмәте җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләрдән 989 делегат килгән иде. Бездән Лениногорск муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Р. Хөсәенов җитәкчелегендәге 26 кешедән торган делегация катнашты. Аның күпчелеген авыл җирлеге башлыклары алып торды.

Президент Рөстәм Миңнеханов докладыннан аңлашылганча, бүгенге көндә төп мәсьәләләрнең берсе - контроль органнары белән килешеп эшләү мәсьәләсе. Быел алар тарафыннан барлыгы 2 мең 300 күрсәтмә төзелгән. Алар арасында нигезләнгәннәре дә бар, әлбәттә. Ләкин күпчелек очракта шаблон рәвешендә чыгарылган күрсәтмә яисә штрафка кайтып кала. Моны булдырмау өчен башка бер орган оештырырга кирәклеген искәртте Рөстәм Нургалиевич. Әгәр андый орган оештырылса, аңа прокуратура вәкилләре, суд, янгын сүндерү, эпидемиология, ветеринария вәкилләре керергә тиеш, дип белдерде Президент.

- Төрле сораулар бар, аларның кайберләрен мин дә хәл итә алмыйм. Шуңа күрә мондый төр күрсәтмәләрне уйлап, аңлап чыгарырга кирәк,- диде ул. Муниципалитетлар проблемасына килгәндә, аларга билгеле бер бурыч йөкләгәндә, финанс хокукы да бирергә кирәк.

Төзекләндерү, авылларда юллар төзелеше, күперләр торышы белән бәйле проблемаларны тулысынча төгәлләү өчен финанс ресурслары кирәк. Шуңа әлегә системалы рәвештә эш алып барырга мөмкин түгел, ләкин без хәл итү юлларын табарга тиешбез, диде Президент.

Банк хезмәтеннән файдалану, Интернет аша түләү кебек мәсьәләләр дә игътибардан читтә калмады. Моннан тыш, кадрлар мәсьәләсенә тукталды. Чөнки авыл башлыкларының күбесе пенсия яшендәге җитәкчеләр. Бу уңайдан, Президент авыл башлыкларына күп еллар хезмәт иткәне өчен өстәмә түләүләр кертүдә тиешле схема эшләнәчәген ассызыклап үтте.

Съездда "Чиста су", "Авыл клубы" программалары, грант системасы, балалар бакчасы, зиратлар, мәктәпләрне һәм йортларны төзекләндерү, сәламәтлек өлкәсенә караган проблемаларга тукталып, киләчәктә хәл ителәсе мәсьәләләр каралды.

Рөстәм Миңнеханов чыгышын тәмамлап, муниципаль берәмлек җитәкчеләренең җаваплылык үзәге һәм халык белән эшләү өчен арадашчы булуын искәртте.

- Сез - безгә, ә без, үз чиратыбызда, барлык муниципаль берәмлекләр дә ярдәм итәргә тырышырбыз, - диде Президент.

Съездны тәмамлап, президиум Советы муниципаль берәмлекләргә төрле конкурс нәтиҗәләре буенча 100 автомобиль бирелүе турында хәбәр итте. Лениногорск муниципаль районына Президент тарафыннан 4 автомобиль тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев