Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Коронавирусның дүртенче дулкынында балалар арасында авыручылар артачак

Коронавирусның быел көз көтелә торган яңа дулкыны җәйгесеннән күпкә аерылмый, ләкин берникадәр үзенчәлеге барыбер дә бар.

 

Ул бер-ике айга кадәр сузылачак. Бу хакта «Инвитро-Сибирь» клиник диагностика лабораториясенең баш табибы, табиб-инфекционист Андрей Поздняков сөйләде.

Россиядә элеккечә иң таралган штамм булып «дельта» кала, аңа көзге чор өчен хас башка респиратор инфекцияләрнең кушылуы да ихтимал. Мондый микст-инфекцияләрнең нәтиҗәләре нинди булыр, әлегә билгесез.

«Җәйге дулкыннан зур аерымлыклар булмый. Шул ук вакытта яңа дулкын элеккесеннән кечерәк булмаячак. Һаман да шул «дельта» штамм өстенлек итәчәк, җәй көне авыручыларның санын арттырган «дельта-плюс» та булырга мөмкин. Яшенә карамастан, организмы сизгер кешеләр авырыячак», — дип белдерде эксперт», — дип яза РИА Новости.

Дүртенче дулкынның тагын бер үзенчәлеге булып балалар арасында авыручыларның артуы күзәтелергә мөмкин. Бу яңа уку елы, мәктәпләр һәм балалар бакчаларының эшли башлавы белән бәйле.

Инфекционист коронавирусның яңа дулкыны килү якынча берәр айдан көтелүен әйтте һәм гражданнарны «вакцина дефициты яки башка төрле форс-мажор хәлләр башланганчы» Covid-19 вирусыннан прививка ясатырга чакырды.

 https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X