Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Россиядә ковидтан прививка ясатучылар өчен экспресс-тест уйлап тапканнар

«Рапид БИО» («Сколково» резиденты) компаниясе «Авивир» белән бергә вакцинациядән соң коронавируска антитәнчекләрне ачыклау өчен Россиядә беренче экспресс-тестны теркәгән.

 

Мондый тикшеренү нәтиҗәсе 15 минуттан әзер була һәм 96 процент дөреслеккә туры килә. Тикшеренү өчен бер тамчы кан җитә. «Сколково»да тест реагентлары, беренче чиратта, «Спутник V» вакцинасына көйләнгән булуын әйттеләр. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

Элегрәк вице-премьер  Татьяна Голикова сүзләренчә, Россиядә 8 миллионнан артык кеше коронавирустан прививка ясаткан.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы «Спутник V», «ЭпиВакКорона», «КовиВак» вакциналарын теркәде. Өч препарат та яшәү өчен әһәмиятле дарулар исемлегенә кергән.

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X