Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Чаңгыда – яшүсмерләр

Лениногорскида һәрвакыт төрле спорт ярышлары үткәрелеп тора. Менә күптән түгел Казаннан, Уфадан, Свердловск өлкәсеннән, Түбән Новгород, Пермь краеның Березники шәһәреннән һәм Түбән Тагилдан спортчылар килде. Лениногорскида чаңгының ике төр ярышы буенча Идел буе һәм Урал Федераль округының зона ярышлары үтте. 1912 елның 19 февралендә Россиядә беренче тапкыр чаңгының ике төре...

Лениногорскида һәрвакыт төрле спорт ярышлары үткәрелеп тора. Менә күптән түгел Казаннан, Уфадан, Свердловск өлкәсеннән, Түбән Новгород, Пермь краеның Березники шәһәреннән һәм Түбән Тагилдан спортчылар килде. Лениногорскида чаңгының ике төр ярышы буенча Идел буе һәм Урал Федераль округының зона ярышлары үтте.


1912 елның 19 февралендә Россиядә беренче тапкыр чаңгының ике төре буенча ярышлар үткәрелгән, шунлыктан әлеге ярыш 100 еллыгына багышланган иде. Алар ике төрдә: шәхси һәм команда буенча үтте. 45 катнашучы арасында Лениногорск спортчылары сынатмады. 2000 елгы һәм аннан кечерәк малайлар арасында Нияз Галиев (8 нче мәктәп), ә 1996-1997 елгылар арасында Руслан Тасим (10 нчы мәктәп) III урынга лаек булды.
Команда ярышлары бераз катлаулырак, монда инде барысына бергә көч тупларга кирәк. Татарстанның беренче командасы (ә анда Н.Галиев - 8 нче мәктәп, С.Есипов - 14 нче мәктәп, Д.Ильин - 12 нче лицей, А.Окунев - 11 нче гимназия) I урынны яулады. Татарстанның икенче командасы (А.Логинов, М.Садриев, Н.Назарчук - 8 нче мәктәп, И.Портняшкин - 5 нче мәктәп) II урынга чыкты, ә III урынны җыелма команда алды. Монда Лениногорскидан - Данил Садриев, Түбән Новгородтан - А.Осипов, Уфадан - Р.Ильясов, Башкортстаннан Р.Сидоров кергән иде. Әлеге командаларга 2000 елгы малайлар тупланды.
Ә 1998-1999 елгылар арасында Татарстанның беренче командасы (Н.Кудряшов, С.Носов, Р.Шилов (Казан), В.Гәрәев - II урынга лаек дип табылды.
1996-1997 елгы яшүсмерләребез дә призлы урынны (II) кулдан ычкындырмады. А.Япаев (5 нче мәктәп), Р.Тасим (10 нчы мәктәп), К.Сидоров (12 нче лицей), А.Мостов (6 нчы мәктәп) кебек спортчы егетләребез Татарстан командасы составында ярыштылар.
23 - 25 гыйнварда Лениногорскида Урал һәм Идел буе Федераль округында 3 яшь категориясендә трамплиннан сикерү буенча ярышлар узачак. Барлык теләүчеләрне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев