Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Дөнья Кубогы җиңүчеләре

Австриянең Рамзау шәһәрендә чаңгыда ике төр ярыш буенча Дөнья Кубогының III этабы тәмамланды. Икенче стартта Гундерсен ярышларында олимпия чемпионы, француз Джесон Лами Шапюи җиңү яулады. Норвегия спортчысы Магнус Крог икенче, австрияле Марио Штехер өченче урынга чыкты. Иван Панин Россия спортчылары арасында иң яхшы нәтиҗә күрсәтте. Ул трамплиннан сикереп, V урынга...

Австриянең Рамзау шәһәрендә чаңгыда ике төр ярыш буенча Дөнья Кубогының III этабы тәмамланды. Икенче стартта Гундерсен ярышларында олимпия чемпионы, француз Джесон Лами Шапюи җиңү яулады. Норвегия спортчысы Магнус Крог икенче, австрияле Марио Штехер өченче урынга чыкты. Иван Панин Россия спортчылары арасында иң яхшы нәтиҗә күрсәтте. Ул трамплиннан сикереп, V урынга чыга алды, ә чаңгы ярышларында 12 нче урынга чыкты. Сергей Масленников 44 нче урында.

Татарстанның җыелма командасы Кемерово өлкәсенең Междуреченск шәһәрендә 100 метрлы HS трамплиныннан сикерү буенча укыту-тренировка җыеннары үткәрде һәм Россия Кубогының I-II этабында катнашты. Һава шартларының киеренке торуы һәм трамплиннарның тулысынча әзер булмавы сәбәпле, планлаштырылган 10 көн урынына спортчылар нибары 5 көн генә тренировка үткәрә алды. Әмма шулай да, Россия Кубогының ике этабында да безнекеләр яхшы чыгыш ясады. Ярышларның беренче этабында Андрей Ивановский V урынны яулады. VII урынга - Артем Кащеев, IX урынга - Рөстәм Әхмәтшин чыкты. Лениногорскилыларның иң көчле унлыкка эләгүе сөенечле хәл.

Яшь юниорларны да телгә алып үтмичә мөмкин түгел. Ринат Сәлахов, Владимир Бектяшев беренче мәртәбә күп очко җыеп, 18-19 нчы урыннарга чыга алды. Россиянең спорт мастеры кандидатына норматив үтәргә аз гына җитмәде аларга. 15 яшьлек Ренат Әкбәров турында аерым әйтеп үтәсе килә. HS-100 трамплиныннан өлкән яшьтәге ир-атлар белән беррәттән сикерергә курыкмыйча, 25-26 нчы урыннарны яулаган ул.

Шәһәрнең оешма-предприятие җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, спорт җиһазлары алу өчен спорт мәктәбенә матди ярдәм күрсәтүегезне сорыйбыз. Лениногорск спортчыларында да башкалардагы кебек үк иң яхшы спорт җиһазлары булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X