Заман сулышы

Лениногорск акробатлары Россия беренчелегеннән җиңү белән кайтты

3-6 апрель аралыгында Волгоград шәһәрендә акробатика буенча Россиякүләм ярышлар узды. Анда Лениногорскидан 14 спортчы катнашты. Шуларның алтысы призлы урыннар яулады. Хатын-кызлар парлы разрядта Ралина Фёдорова (12 нче мәктәп) белән Виктория Тимофеева (1нче мәктәп) - Чемпион булды, Алинә Мингазова (11 нче гимназия) белән Ангелина Дәүләтгәрәева (1нче мәктәп) - II урын яуладылар....

3-6 апрель аралыгында Волгоград шәһәрендә акробатика буенча Россиякүләм ярышлар узды.

Анда Лениногорскидан 14 спортчы катнашты. Шуларның алтысы призлы урыннар яулады.
Хатын-кызлар парлы разрядта Ралина Фёдорова (12 нче мәктәп) белән Виктория Тимофеева (1нче мәктәп) - Чемпион булды, Алинә Мингазова (11 нче гимназия) белән Ангелина Дәүләтгәрәева (1нче мәктәп) - II урын яуладылар.
Катнаш парлар арасында лениногорскилы Дарина Фёдорова (12нче мәктәп) һәм Дамир Варисов (ЛНТ) өченче булдылар.
Ярышларда командалар зачеты да узды. Нщтиьщдщ Татарстан командасы (Казан, Әлмәт, Лениногорск) - III урын яулады.
Котлыйбыз!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: