Заман сулышы

Лениногорск пенсионерлары шахмат һәм шашка буенча республика темпо-турнирында катнашты (фотолар)

Шәһәребезнең 2 нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә кичә - бүген пенсия яшендәге хатын-кызлар һәм ир-атлар шашка һәм шахмат буенча көч сынашты. Нәтиҗәдә, ир-атлар арасында шашка буенча беренче урынны Магир Хәсәнов алды. Шахмат уенында беренче урын Виктор Токаревта. Хатын-кызлар арасындагы шахмат уенында беренче урын Ольга Вахтеровада, шашка уеныннан беренче урынны Разифа Гыймадиева...

Шәһәребезнең 2 нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә кичә - бүген пенсия яшендәге хатын-кызлар һәм ир-атлар шашка һәм шахмат буенча көч сынашты.

Нәтиҗәдә, ир-атлар арасында шашка буенча беренче урынны Магир Хәсәнов алды. Шахмат уенында беренче урын Виктор Токаревта. Хатын-кызлар арасындагы шахмат уенында беренче урын Ольга Вахтеровада, шашка уеныннан беренче урынны Разифа Гыймадиева алды.

Шулай ук Инфат Хәйруллин, Рөстәм Шәрифуллин, Леонид Арютин, Александра Орлова, Антонина Арсланова, Александра Романова, Римма Ногманова һәм Асия Пашкевич шашка - шахматта призлы урыннар алып, үзләрен оста уенчылар итеп күрсәттеләр.

- Турнирда егерме биш кеше: 8 хатын-кыз һәм 17 ир-ат катнашырга теләген белдергән иде. Уеннар "кызу" һәм бик оешкан төстә барды. Тик хатын-кызлар саны гына азрак, киләчәктә алар тагын да күбрәк булсын иде, - диде пенсионерлар союзы бүлекчәсенең председателе Фиалка Гарипова.

Җиңүчеләргә Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Шахматчыларны уңышлары белән котларга Пенсия фонды, яшьләр спорт һәм туризм идарәләреннән дә килгәннәр иде.

Беренче урын яулаган шахматчылар 22 февраль көнне Әлмәттә узачак зона ярышларында көч сынашачак.

Зилә Мөдәррисова фотолары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: