Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскилылар скандинавча йөри

Стадионга илтә торган юлда бик еш чаңгы таягы тоткан, әмма чаңгысыз атлаучы өлкән яшьтәге апалар очрый. Бер көнне түзмәдем: алар артыннан киттем. Баксаң, Роза Пикмеева, Светлана Коршина һәм Любовь Петрова скандинавча йөри икән. Алтмыш биш яшьлек Роза Васильевна бу спорт төре белән өч ел инде мавыга. 2012 елда шифаханәдә ял...

Стадионга илтә торган юлда бик еш чаңгы таягы тоткан, әмма чаңгысыз атлаучы өлкән яшьтәге апалар очрый. Бер көнне түзмәдем: алар артыннан киттем.


Баксаң, Роза Пикмеева, Светлана Коршина һәм Любовь Петрова скандинавча йөри икән. Алтмыш биш яшьлек Роза Васильевна бу спорт төре белән өч ел инде мавыга. 2012 елда шифаханәдә ял иткәндә, скандинавча йөреп карарга тәкъдим итәләр аңа, ошап китә, кайткач та бу шөгылен ташламый.
Аларны гап-гади чаңгы таяклары тотып йөриләр, дип уйлый идем. Юк икән, махсус таяклары бар. Спорт кирәк-яраклары сатыла торган кибеттә мең сумнан алып мең ярымга кадәр тора, ди. Ә чаңгы таякларыннан аермасы шактый: алар кыскарак, шулай ук кыш көне карга батырмый торган өлеше бар, җәй көне асфальтны бозмасын өчен таяк очына түгәрәк кидерелә. Тик һәр кешенең үзенә махсус сайлап алынуы мөһим икән, юкса тез, аяк, аркага авырлык китерүе мөмкин.
- Хикмәтле таягымның кышкы вариантына күчтем әле. Баштан чаңгы таяклары гына кулландым, болары өчен акча кызгандым. Ни дисәң дә, пенсионер өчен мең сум зур акча бит. Аннан барыбер сатып алырга туры килде, - ди Роза Васильевна.
Энергиясе ташып торган, көр күңелле Роза ханым һәр көнне үзе яшәгән Гагарин урамыннан алып урман паркына хәтле араны урап кайта. Шулай ук үзәк хастаханәгә дәвалау физкультурасына йөрергә дә вакыт таба, үзе артыннан башкаларны да иярткән.
Шулай ук хәрәкәтләнергә яратучы җитмеш биш яшьлек Светлана Алексеевна һәм алтмыш өч яшьлек Любовь Васильевна белән танышып, дуслашып китә. Аларны да скандинавча йөрергә өнди. Тора-бара, көн дә сөйләшенгән вакытка чыгып, бергәләп йөрергә ияләнәләр. "Бергә йөрү күңеллерәк", - ди Светлана Алексеевна. Аеруча урман паркындагы наратлыкта йөрергә яраталар икән. Организмга нинди җирдә йөрүең, күңелеңдәге хис-кичерешләр тәэсир итми калмый, ди алар.
Зилә Мөдәррисова, автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: скандинавская ходьба