Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскиның иң көчле җиңел атлетлары республика командасы составында

Җиңел атлетика буенча Идел буе федераль округы Беренчелеге һәм Чемпионаты шушы көннәрдә Чебоксарда булып узды.

Анда Татарстан җыелма командасы  гомуми команда зачетында беренчелекне яулады. Әлбәттә, җыелма командага Лениногорскиның да иң көчле җиңел атлетлары кергән иде. 

Әлеге очрашуларда , шулай ук, Россиянең җәйге V Яшьләр Спартакиадасының  округ этабы ярышлары да булды.  Чебоксарның “Олимпийский” стадионы  базасында Россиянең 14 субъектыннан 800 спортчы көч сынашты.

Җиңел атлетика буенча стартлар 18-23 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында үткәрелде. Алар яшьләре буенча дүрт төркемгә бүленеп көч сынаштылар. Республика җыелма командасы барлык  категорияләрдә дә беренче булды .

Ә шәхси зачетта Лениногорскиның 1нче спорт мәктәбеннән Александр Трошин Идел буе федераль округы Беренчелегенең көмеш медаленә лаек булды.  Ул 800 метрлы йөгерү дистанциясен икенче булып төгәлләде. Александр Трошин һәм аның тренеры Марина Задорожнаяны  уңышлары белән котлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X