Заман сулышы

Лениногорск спортчылары медальләрнең барлык төрен дә алып кайттылар

Узган атнада Чаллы шәһәрендә батутта һәм акробатика юлында сикерү буенча муниципальара ярышлар узды.

Бу ярышлар алда торган республика чемпионаты һәм беренчелегенә әзерлек этабы булып тора.

Республиканың  Казан, Бөгелмә, Нурлат, Чаллы, Киров  өлкәсенең Вятские Поляны шәһәреннән килгән акробатлар арасында лениногорскилылар да бар иде.  Ярышларда  барлыгы- туксан , ә Лениногорскидан –ун спортчы көч сынашты.  

Безнең спортчылар акробатика юлында сикерү ярышында катнаштылар. Бәйге катнашучыларның яшен исәпкә алып берничә төркемдә үткәрелде. Лениногорскиның яшь спортчылары барлык төркемнәрдә дә уңышлы чыгыш ясадылар, ә 9-10 яшендәге акробатика юлында сикерүчеләр арасында лениногорскилы Даниил Неустроев җиңүгә иреште.  Даниилның тренеры – Руслан Хөснетдинов. Шушы ук төркемдә Артем Ганиев көмеш медальгә лаек булды. Ул Зилә һәм Анатолий Савельевлар кул астында шөгыльләнүче спортчыларның берсе. Иң югары урынны алган Даниилның да, дәрәҗәле икенче баскычка күтәрелгән Артемның да, спорт осталыгы,  әзерлеклелеге  җитди булуы сизелеп тора иде.

Лениногорскилыларның муниципальара ярышларда ирешкән уңышы әле болар белән генә төгәлләнмәде, 11-12 яшьлекләр төркемендә дә  чыгыш ясаган Егор Боздунов та бәйгенең көмеш призеры булды. Аның остазы – Вероника Юсупова. Ә Зилә һәм Анатолий Савельевларның тагын бер шәкерте Андрей Зубок бронзага лаек дип табылды. Якташларыбызның калганнарына да призлы урын өчен чак-чак кына җитешмәде.

Чаллы этабында уңышлы чыгыш ясаучылар,  декабрь урталарында башкалабыз Казанда узачак республика чемпионаты һәм беренчелегендә катнашачак, яшь спортчыларыбызның анда да сынатмауларын телибез.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: