Заман сулышы

Яңа спорт мәйданчыгы ачылды

12 августта Лениногорскида 11 нче гимназия территориясендә яңа спорт мәйданчыгы тантаналы төстә ачылды. Бирегә район башлыгы Рәгать Хөсәенов, Татарстан Дәүләт Советы депутатына кандидат, "Татбурнефть" җәмгыяте директоры Ринат Шәфигуллин, Мәгариф идарәсе вәкилләре, мәктәп директорлары, укучылар килде. Яңа спорт мәйданчыгы киң, зур, ясалма өслек (покрытие) белән ясалган. Мондый мәйданчык 10 нчы мәктәп...

Реклама

12 августта Лениногорскида 11 нче гимназия территориясендә яңа спорт мәйданчыгы тантаналы төстә ачылды.


Бирегә район башлыгы Рәгать Хөсәенов, Татарстан Дәүләт Советы депутатына кандидат, "Татбурнефть" җәмгыяте директоры Ринат Шәфигуллин, Мәгариф идарәсе вәкилләре, мәктәп директорлары, укучылар килде.
Яңа спорт мәйданчыгы киң, зур, ясалма өслек (покрытие) белән ясалган. Мондый мәйданчык 10 нчы мәктәп территориясендә дә бар, тагын шундый дүрт ачылачак, диделәр.
Тупка беренче тибүне Рәгать Хөсәеновка тапшырдылар, аннан 11 нче гимназия укучыларыннан торган җыелма командалар үзара уен тәкъдим итте. Соңыннан аларга "Татбурнефть" җәмгыяте исеменнән Р. Шәфигуллин туплар һәм кызлар-малайлар өчен спорт комплекты бүләк итте.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: