Гомер үтте синсез...
Әти дип әйтергә кызыкмы?
Бик сәер тоеладыр бу сорау күпләргә. Ләкин аңа җавап әле һаман да таба алмыйм. Бер генә мәртәбә дә аңлы рәвештә үз әтисенә "Әти!" дип эндәшмәгән кешегә аңлатып кара син ул хисне... Рәхәтме икән "әти" дип эндәшү. Белмим. Әти дигән газиз кешем, ичмаса, бер мәртәбә дә төшемә...