Лениногорскилы Минзифа Бәдгетдиновага – 90 яшь
Алты баласының кадер-хөрмәтендә матур картлык кичерә язмам герое - тугызынчы дистәне ваклаучы Минзифа Габделхак кызы Бәдгетдинова.
Ул 1926 елның мартында чишмәле-таулы Керкәле авылында дөньяга килә. Туган авылында башлангыч белем алганнан соң, данлыклы Иске Шөгер мәктәбендә сигезьеллык мәктәпне тәмамлый. Кыз сәләтле, бар фәнне дә яхшы үзләштерә. Иске Шөгер мәктәбе укытучылары аңа:...