Лениногорскиның “Нечкәбил”е кем?
"Нечкәбил-2015" республика конкурсында безнең шәһәрдән Екатерина Шукова катнашачак.
Шушы көннәрдә аның сайлап алу туры башланды. Екатерина эчке эшләр бүлегенең матбугат хезмәтендә эшли, өч бала әнисе. Ул гаиләсе белән әлеге конкурс кысаларында узачак бәйгеләрдә катнашырга җыена. Аның нәтиҗәләре буенча ярымфиналга узучылар билгеләнәчәк. Ул 6 сентябрьдә Казан шәһәрендә узачак. Шуковлар гаиләсенә уңышлар...