Заман сулышы

Анатолий ЛЕВЛЮХ: “Училище ачылу – региондагы мәдәният һәм сәнгатьне югарыга күтәрде”

Лениногорск педагогика училищесы, оешканнан бирле, шәһәр һәм район мәктәпләре, балалар бакчалары, өстәмә белем бирү учреждениеләре өчен югары дәрәҗәдәге, дипломлы белгечләр әзерли. 50 ел вакыт эчендә аның бусагасын кулларына диплом алып, дүрт меңнән артык музыка, сынлы сәнгать һәм сызым укытучылары атлап чыккан. Араларында профессиональ музыкант, артист, рәссам һәм башка талантлар бар....

Лениногорск педагогика училищесы, оешканнан бирле, шәһәр һәм район мәктәпләре, балалар бакчалары, өстәмә белем бирү учреждениеләре өчен югары дәрәҗәдәге, дипломлы белгечләр әзерли. 50 ел вакыт эчендә аның бусагасын кулларына диплом алып, дүрт меңнән артык музыка, сынлы сәнгать һәм сызым укытучылары атлап чыккан. Араларында профессиональ музыкант, артист, рәссам һәм башка талантлар бар. Училищеның оешу тарихы турында аның элекке директоры Анатолий Васильевич Левлюх сөйләде.


- Анатолий Васильевич, сүзне училищеның оешуыннан башлыйк әле.

- Лениногорск педагогика училищесы 1961 елда ачыла. Аның беренче директоры - Елизаров Алексей Иванович була. Училище ачылгач та, анда музыка һәм сәнгать-графика бүлекчәләре оештырыла. Аларның үзләрендә икешәр төркем - ике музыка һәм ике сәнгать төркеме барлыкка килә.

Лениногорскига 1963 елда килдем. Училищеның эшли башлаган еллары иде ул. Сәләтле рәссамнар - Мәснәви Хәертдинов һәм Дарсель Садретдинов белән эшләргә туры килде. 1964 елга кадәр алар белән укытучы булып эшләдем, аннан соң миңа училище директоры вазифасын йөкләделәр. Директор эшенә алынганчы, шактый тәҗрибә туплаган идем инде. Беренче еллар авыр булды, әлбәттә. Хәзерге заманны ул чорлар белән чагыштырырлык түгел. Директор булып бер ел эшләгәннән соң, безгә әлеге бинаны бирделәр. Моңа кадәр иске генә бинада эшләдек. Бирегә күченгәч, эшләве дә җиңеләйде. Зур һәм якты сыйныфлар, оркестр һәм хор класслары булдырылды. Укырга теләүчеләр дә елдан-ел арта иде. Бу студентларның уку шартларын яхшыртуны таләп итте. Башкарма комитет ярдәме белән училищены зурайту бәхетенә ирештек. Спортзал, лаборант бүлмәсе төзелде.

- Укытучылар турында нәрсә әйтә аласыз?

- Укытучыларның һәммәсе дә энтузиастлар, ягъни эшкә нык бирелгән кешеләр иде. Безнең уку йортына Смоленск, Курск, Орёл, Кострома, Мәскәү кебек шәһәрләрдән киләләр иде. Чөнки монда эшләү - алар өчен абруй, югары дәрәҗә булып саналды. Шәхсән үзем Мәскәү дәүләт педагогия институтының сәнгать-графика факультетын кызыл дипломга тәмамладым.

Укытучыларның әзерлеге югары иде, тәҗрибәләре дә бай булды. Олег Кульпин, Владимир Чиханов кебекләрне атап үтмичә мөмкин түгел. Ул елларның чыгарылышлары училищеның нигезен тәшкил итте. Еш кына студентлар Бөтенроссия смотр-күргәзмәләрдә катнашып, дистәләгән училище арасында иң яхшы бишлеккә керә иде.

- Рәссам яисә музыкант булырга теләүчеләр күп булгандыр. Кайлардан килә иде егет-кызлар?

- Музыка бүлекчәсенә абитуриентлар кабул итү турында белдерүләр бирә идек. Килүчеләр шактый күп булды. Бер урынга, хәтта, өчәр-бишәр гариза туры килде. Анда Краснодар, Чуаш республикасыннан килеп укыдылар. Лев Вознесенский, Кира Кривошеева әлеге бүлекчәнең иң беренче укытучылары иде.

Гомумән, укытучылар бердәм, дус-тату гаилә булып яшәде. Еш кына министрлык боерыклары нигезендә, өчәр айлык курсларга укырга китәргә туры килде. Училищены, курыкмыйча, ярдәмчеләремә калдырып китә идем. Партиянең шәһәр комитеты беренче секратере булып эшләгән Шәфәгать Тәхаутдинов безнең уку йортына зур игътибар бирә иде. Чөнки әлеге кадрларның шәһәр, район, хәтта регион өчен мөһим булуын алдан күрә белде.

- Анатолий Васильевич, сез - училищеда дүрт дистә елдан артык эшләгән кеше. Яраткан студентларыгыз белән саубуллашу авыр булмадымы?

- Директор булып эшләгән 30 ел гомерем сизелмичә дә үткән. Студентлар белән дә, педагоглар белән дә җылы мөнәсәбәттә, бер-беребезне аңлап яшәдек. 1993 елда директор вазифаларын Фәнис Газетдин улы Йосыповка тапшырдым. Моңа кадәр дә аның белән тыгыз элемтәдә эшләдек. Ул музыка бүлекчәсе буенча директор урынбасары иде. Директор итеп билгеләнгәннән соң да безнең аралашу, хезмәттәшлек дәвам итте.

Монда үткән елларны сагынып искә алам. Училищеның зур үсеш чоры кичереп яшәвенә ихлас күңелдән сөенәм. Укытучылар коллективына киләчәктә дә намус белән хезмәт итүләрен, үз шәкертләренә армый-талмый аң-белем бирүләрен һәм яңадан-яңа иҗади уңышларга ирешүләрен телим.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: