Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

“Бег мира”(“Тынычлык йөгерүе”) халыкара эстафетасы Лениногорск аша үтәчәк

"Бег мира"("Тынычлык йөгерүе") халыкара факел эстафетасы Лениногорск районы аша үтәчәк. Ул 2014 елның 9 маенда Сочида старт алып, 18 июньдә Татарстан границасына җитәчәк. 18 июньнән 19 июньгәчә әлеге дуслык, аңлашу һәм тынычлык эстафетасын лениногорскилылар да күзәтә ала. Аның катнашучылары олимпия алымында янып торган факелны кулдан-кулга тапшырачак. Команданы каршы алу 18...

"Бег мира"("Тынычлык йөгерүе") халыкара факел эстафетасы Лениногорск районы аша үтәчәк. Ул 2014 елның 9 маенда Сочида старт алып, 18 июньдә Татарстан границасына җитәчәк.


18 июньнән 19 июньгәчә әлеге дуслык, аңлашу һәм тынычлык эстафетасын лениногорскилылар да күзәтә ала. Аның катнашучылары олимпия алымында янып торган факелны кулдан-кулга тапшырачак.
Команданы каршы алу 18 июньдә Зеленая Рощада 14.00 сәгатьтә мәдәният йорты каршындагы мәйданда планлаштырыла.
14.30 да эстафета Зеленая Рощадан Шөгергә таба хәрәкәт итәчәк, анда 15.30 сәгатьтә булачаклар, ә 16.00 дә Керкәлегә китәчәкләр . 16.30 сәгатьтә факел йөртүчеләрне Сугышлыда көтәләр, 18.00 сәгатьтә - Лениногорскида, үзәк мәйданда каршы алачаклар. Лениногорск районы буенча маршрут 70 километрдан артыграк була, 19 июньдә эстафетаны Бөгелмә районы кабул итәчәк.
Әлеге халыкара эстафета кешеләрне бердәмлеккә һәм татулыкка өнди, ди аның оештыручылары. Аңа теләге булган һәркем катнашып китә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бег мира