Заман сулышы

Бер батырлык эзеннән

"...Игезәкләр дөньяга килү - бәби тудыру йорты хезмәткәрләре өчен дә күркәм вакыйга. Менә Фәнзиянең ике улы туды. "Малайлар... Әтиләре бигрәк сөенер инде". Ана шулай уйлап өлгермәде, табибә Тәслимә Галимовна Кәримованың шәфкать туташларына шыпырт кына: "Хәзер тагын бер бәби табабыз", - дигәнен ишетте. Нигә шулай сер сөйләгән кебек кенә хәбәр итүен...

"...Игезәкләр дөньяга килү - бәби тудыру йорты хезмәткәрләре өчен дә күркәм вакыйга. Менә Фәнзиянең ике улы туды. "Малайлар... Әтиләре бигрәк сөенер инде". Ана шулай уйлап өлгермәде, табибә Тәслимә Галимовна Кәримованың шәфкать туташларына шыпырт кына: "Хәзер тагын бер бәби табабыз", - дигәнен ишетте. Нигә шулай сер сөйләгән кебек кенә хәбәр итүен Фәнзия соңыннан гына аңлады - анага борчылу начар тәэсир итмәсен, дип шулай пышылдап кына сөйләшкәннәр икән. Ә өченче баласын тудырырга җыенган ана исә әле күптән түгел генә үз әнисе белән сөйләшүен исенә төшерде. "Төшемдә пар алка белән муенса сатып алдым", - дигәч, әнисе кинәт: Йә, ходаем..." - дип авыр сулап кына куйды да, бүтән бер сүз дә дәшмәде. Ана күңеле сизә, диләр. Дөрес икән"


Журналистлар телендә "иртәнге запарка" дигән әйтем бар. Бу газетның чираттагы санына мәгълүмат эзләү, табу, язу. Ярылсаң ярыл, әмма кирәк чакта, ягъни иртәнге сәгатьтә хәбәрең җаваплы сәркатип өстәлендә ятарга тиеш!

Кай арада аны йөз суыңны түгеп табасың - шул "запарка" була инде. Кайчак көтмәгәндә үзе кулга килеп керә. Андый шатлыклы мизгелләр аеруча хәтердә кала.

... "Үзгәртеп кору" шаукымнарын кичергән чак. Зәй-Каратай авылы мәктәбе чыгарылыш сыйныф укучылары барысы бергә колхозда калырга ниятләгәннәр. Менә ичмаса хәбәр! Актуаль дә, кызык та. Тизрәк барырга. Беренчеләрдән булып газет укучыга җиткерергә!

... Әле сабыйлыклары йөзләрендә чагылса да, олыларча җитди булып күренергә тырышкан егетләр һәм кызлар белән әңгәмә аеруча тәэсирле. Тулган айдай түгәрәк йөзле, бит урталары янып торган кыз бигрәк тә хәтердә калган. Ачык йөзе белән, кыюлыгы белән. Аның чын кеше булып үсәсе йөзенә язылган.

Кем уйлаган ул баланы тагын очратырмын дип?!

... Безгә, газет хезмәткәрләренә бер ханым өч игезәк бәби тудырган дигән хәбәр килеп иреште. Шул гаиләгә юнәләм. Менә могҗиза дисәң могҗиза: мине янә таныш йөзле, гаҗәеп кунакчыл хуҗабикә каршылый. Ул да мине таныган икән.

- Хәтерлисезме, Римма апа, сез безнең турыда газетка язган идегез? - дип куя. Кабат батырлык үрнәге эзеннән барып Фәнзиягә юлыкканмын.

Әйе, өч игезәк бала тудыру шулай ук батырлык. Бу турыда "Сөембикә" журналында (1998 ел, 4 нче сан) "Пар алка һәм муенса" дигән баш белән язмам дөнья күргән иде. Беренче балалары Илвинага өч яшь ярым чакта Равил белән Фәнзия күп балалы гаиләгә әверелделәр дә куйдылар.

.... Габдулла Тукайның 125 еллыгына багышлап әзерләнгән кичәдән кайтып барышым. Кичерешләрдән әле арынып җитмәгәнгәдер, кемдер миңа бик үз итеп эндәшүгә сискәнеп киттем. Чү, бу Фәнзия ләбаса! Кабат очрашу. Нәниләре белән кызыксынам...

- Алар, Римма апа, бик нәни түгелләр инде. Ундүрт яшьләре тулды, димәсенме?!

Шәһәр хакимиятенең шул арада ундүрт яшьләре тулган укучыларга тантаналы рәвештә паспортлар тапшырырга җыенуын Фәнзиядән ишетеп белдем. Баксаң, өч игезәк - Илдар, Илмира, Илнур Рәсәйнең тулы хокуклы гражданнары булып үсеп җиткәннәр...

Инде зур ук үссәләр дә - тьфу-тьфу! - очарга әзерләнгән кыр казлары сыман җепкә тезелгәндәй бер-берсе белән янәшә йөрергә тырышкан игезәкләрне - Илмираны, Илнурны, Илдарны шул шәһәркүләм тантанада янә күрәм һәм сокланам. Табигый матурлык белән балкып торган йөзләре уйларымны кабат Фәнзиянең яшьлегенә алып кайта.

... Аның "тормыш университетлары" бер караганда бик гади, шул ук вакытта гыйбрәтле дә. Менә мәктәпне тәмамлыйм да, педагогика институтына укырга керәм дип хыялланып йөргән кызыкай, алда әйтеп үткәнемчә, илдә барган үзгәрешләр агымына кушылып, авылда кала. Алар төзүчелек һөнәренә керешеп, авыл хезмәтчәннәренә йортлар салалар.

.. Сагындыра, җәмәгать, сагындыра ул чаклар. Яшьләргә чын мәгънәсендә безнең киләчәгебез дип караган чаклар. Үзең уйлап кара, укучым, көзге-кышкы сезон якынлашкач, яшь төзүчеләрнең белем-күнекмәләрен чарлау максатында, һөнәри-техник училищега урнаштыралар. Менә кайгыртучанлык нинди була ул!

Фәнзия исә фанатикларча үз хыялы дөньясында яши. Бу гаҗәп тә түгел. Алар укыган чорда Зәй-Каратай мәктәбе алдынгыларның берсе иде, дисәм, һич тә ялгыш булмас.

Язмам герое белән ул елларны искә төшерәбез.

- Өйдә берүзем генә калган чакта көзге каршына басам да, укучыларга дәрес бирәм. Җәмилә апага охшарга тырыша идем, - ди ул, һәм кинәт кенә җитдиләнеп сикереп тора да, кулындагы сәгать чылбырын нәкъ Җәмилә апасыдай, югарырак күтәреп куя, янә карашын "укучыларга" төбәп, дәресне аңлатуын дәвам итә... Әйе, гүя алдында укучылар, ә ул - дәрес бирә.

-Беренче укытучым Әнисә апа Вәлиеваның да йогынтысы булгандыр,- ди Фәнзия.

Бәхеткә каршы, буш хыял булмый бу шашулар: югары белемле укытучы рәвешендә туган авылга кайту. Татлы мизгелләр кичерү. Гаҗәеп җанлы, матур яшьлек еллары. Мәктәптә эшләү дә, авыл сәхнәсендә чыгышлар да. Вакытның бер генә минутын да сарыф итмәүче Фәнзия тормышында, ниһаять, зур борылыш: ул үзенең гомерлек дустын - Ырынбур өлкәсе, Тилгән бистәсе егете Равилен очрата.

Әйе, уйламаган-нитмәгән җирдән ул якларда да яшәргә, эшләргә насыйп була аңа. Никадәр карышса да, уку эшләре буенча мәктәп директоры урынбасары итеп сайлыйлар. Кызчыклары Илвина шунда туа.

Әмма Фәнзиянең туган ягына кайтасы килә. Иҗадилык, һәрдаим яңалык эзләү җанына-канына сеңгән укытучының яңа статуслы мәктәптә үз көчен сыныйсы килә. Менә инде ул Лениногорск шәһәренең 11 нче татар гимназиясендә башлангыч сыйныфлар укытучысы, янә директор урынбасары.

"Язмышның юллары урау", - дип җырланамы әле җырда? Равил белән Фәнзия игезәк балалары туасын алдан беләләр, ә өч бәбиле буласылары үзләре өчен дә көтелмәгән шатлык!

Әлеге юлларны укучылар, әлбәттә, минем фикерне төрлечә кабул итәр. Бер бала тудырырга теләмәүчеләр дә бихисап... Ике игезәк еш очрый торган күренеш. Ә өч бала...

"Сөембикә" хатын-кызлар һәм туташлар журналы. Шуны истә тотып, Фәнзиягә:

- Әйт әле, тормышыгыздагы әлеге вакыйганы ничек кабул иттегез? - дигән сорау бирдем.

- Яңача дип әйтмим, яңадан яши башладык. Яшәү рәвешебез бөтенләй үзгәрде. Белсәгез иде, бала тудыру йортыннан чыгар алдыннан кичергәннәремне... Иң беренче шомлы уем: Равил ничек каршылар? Шатмы ул, әллә борчулымы? Бик бала җанлы булуын беләм. Безне ничаклы мәшәкатьләр көтә бит... Ә ул, - гүя беренче очрашуыбыз! - кулына ап-ак розалар чәчәк бәйләме күтәреп килде. Күзләрендә чагылган ярату хисләре, шатлыклары бөтен шик-шөбһәләремне бетерде дә куйды. Аның безне көткән кыенлыкларга әзер булуын аңладым.

Әйе, без яңадан яши башладык. Хәтта кызыбыз Илвина да з-у-у-р апага әверелде. Үзенә тәмле ризык бирсәң: "Бу балаларга" дия иде. Мәдинә апабызга без бик рәхмәтле. Икебезнең дә әниләребез җаннарын фида кылырга әзерләр. Туганнарга, күршеләргә дә өлеш чыкты безнең мәшәкатьләрдән...

- Күкрәк сөте имеп үстеләрме?- дип мәгънәсез сорау бирүемне сизмичә дә калдым. Соңыннан үкендем. Ананың иң «авырткан җиренә» кагылганмын. Өч бала күтәргән ананың сөте кинәт азая. Фәнзиясен юатып, әти кеше: "Илмираны имез, ул - кыз бала. Егетләрне сыер сөте эчереп тә үстерербез", - дип кырт кисә.

Әлеге сүзләрне эсселе-суыклы булып тыңлыйм: хатын-кызга нинди җылы, мәрхәмәтле караш... Җирле шагыйрь Зиннур Шәрифуллинның шигъри юллары искә төшә:

Кыз бала - саф чишмә суы,

Кышкы көнне дә җылы.

Ул - булачак әни кеше,

Шуның өчен дә олы...

Бу урында әти кеше Равил Әбуләизев турында берничә сүз әйтми булдыра алмыйм. Бер караганда ул кырыс һөнәр иясе - янгын сүндерү бүлегендә каравыл начальнигы ярдәмчесе. Аның шундый җылы күңелле булуын ничек аңларга? Җавабы бик гади. Фәнзия Равилнең нинди тәрбияле гаиләдә үскәнен, әтиләре-әниләре ничек кайгыртулары турында бик җылы итеп сөйли:

- Яшермим, игезәкләр үстерү бик җиңел түгел. Их, каенанам монда булса иде, дия идем. Ә инде үз әнием белән һаман элемтәдә - шатлыгым булса да, борчылсам да. Киңәш кирәк булса да, - ди ул. - Үзем дә тыныч, тату гаиләдә үстем.

Яңа статуслы мәктәптә эшләү! Монысын да Фәнзия Шакировна чын бәхеткә саный. Хезмәттәшләре белән горурлана.

- Мәктәптә нинди чара үткәрәсең, анда Фәнзия Шакировна укучылары. Ул үзе дә алар белән бергә. Алар җырчылар да, биючеләр дә, спортчылар да. Хәтта иҗатчылар да. Моның сере юк. Бу сыйфатлар барысы да укытучының үзенә хас, һәм ул аларны укучыларга бирә белә. Иң әһәмиятлесе - үз балалары да шундыйлар, - ди гимназия директоры.

Шулай булмый соң: Фәнзия Шакир кызы башлангыч сыйныфта үз игезәкләрен үзе укытырга алына. Бу юлларны укыгач, укытучы халкы әлеге ананың никадәр батыр булуын сүзсез дә аңлар. Ул бит инде сыйныф ишегеннән атлап кергән өч сабыена бары тик укытучы гына. Шуны булдырып кара! Һәм ул булдыра.

- Шулай бер көнне өйдә дәресләр карар вакыт җиткәч, балаларга: "Өй эшләрегезне әзерләргә утырыгыз", дигән идем, улларымның берсе: "Безгә Фәнзия Шакировна өй эше бирмәде", - дип әйтеп куймасынмы! "Нәрсә әйтергә дә белмәдем. Көләргә дә ярамый", - дип сөйли әни кеше.

Ә аның мондый аеруча җаваплы һәм катлаулы хезмәтенә бәяне гимназия җитәкчесе бирде: -Илдар, Илмира, Илнур V сыйныфка күчкәч тә, әниләре куйган билгеләрне акладылар, - диде ул зур горурлык хисе белән. - Фәнзия һәм Равил Әбуләизевләр чын шәхесләр алар. Эчке матурлыклары балаларына да күчкән. Фәнзия Шакировна югары категорияле укытучы. "Ел укытучысы" бәйгесендә катнашып "Башлангыч сыйныф укытучысы» номинациясендә лауреат исемен яулады, - дип сөйли Тәслимә Рифкатовна.

Һай, бу гомер дигәнең, аккан су кебек. Менә инде шул сабыйлар ундүрт яшьләрен тутырганнар. Әлегә бик үк озын булмаган, үткән юлларын матур эшләр белән дә бизәргә өлгергәннәр. Алар уку алдынгылары. Илмира бары тик "5"ле билгеләренә генә укый. Ул - лидер, ягъни әйдәп баручы!

- Кайдан, бу сыйфат? - дим аңа.

- Әнидән! - ди ул җавабында, уйлап та тормыйча.

Бик нәни чактан ук актив яшәп үскән егетләр һәм кызлар тормышны сәнѓатьтән башка күз алларына да китермиләр. Хәер, һөнәр сайлауга карашлары бик җитди.

Шәһәр Мәдәният сараенда алган осталыклары киңрәк ареналарга да чыгарга ярдәм итә. «Гаилә шатлыклары" дигән региональ бәйгедә Әбүләизевләр беренчеләр! Игезәкләрнең "Син - Бу мин!" ("Ты - это я!") ярышында шулай ук җиңүчеләр. Илмира сүз остасы буларак Г.Тукайның 125 еллыгына багышланган кичәдә "Театр" шигырен сөйләп, тыңлаучыларны әсир итә. Шул ук әсәр белән Казанда шәһәребез намусын яклый. Хәтта Мәскәү сәхнәсе дә таныш аларга. Мәдәният сарае бию коллективы составында чыгыш ясыйлар алар.

Өлкән кызлары Илвина педагогия училищесында укый. Рәсем сәнгатен сайлаган ул. Күңел бизәкләрен бик оста һәм матур итеп киндергә, кәгазьгә төшерә. Әлеге төр сәнгатькә гашыйкларны сөендерә.

Үзләренә генә хас яшәү рәвешләре чын-чынлап сокланырлык. Хезмәт алар өчен - бергәлек!

- Без гаиләдә өч бала үстек. Әниебез сез бер-берегезгә терәк, дия торган иде. Үзем дә шул сүзләрне гел

искәртеп торам, - ди Фәнзия.

Бәрәңге җирен утыйлармы, эшкәртәләрме, эш барысына да тигез бүленгән. Яшелчә үстерүдә дә барысы да бергә. Эш беткәч, бергәләп волейбол уйныйлар, су керергә баралар, өйдә дә эшне бүлешеп тормыйлар.

Шул язмам өчен материаллар туплап йөргән арада, әти кешенең туган көне бәйрәме булды. Аларның шатлыклары йөзләренә язылган. Әниләре туган йортында бергә җыелу, әтиләре әзерләгән пылау белән сыйлану, күңел ачу. Балалыктан үсмерлек чорына искиткеч матур сәхифәләр алып кереп баралар алар. Үз киләчәк тормышларында да бу сыйфатлар өлге булсын.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: