Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

КӨН ТЕМАСЫ

Бүген Татарстанда матбугат көне

Бәйрәм уңаеннан, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан журналистларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Кадерле дуслар! Бәйрәмегез көнендә үзара нәтиҗәле хезмәттәшлек, туган телгә һәм матбугат чараларында басылган сүзләргә булган сак карашыгыз, укучыларыгызга һәм тыңлаучыларыгызга карата хөрмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәтемне җиткерәм. Сезнең һөнәри осталык, тугрылык һәм актив граждан позициясе киләчәктә дә...

Бәйрәм уңаеннан, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан журналистларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
Кадерле дуслар!
Бәйрәмегез көнендә үзара нәтиҗәле хезмәттәшлек, туган телгә һәм матбугат чараларында басылган сүзләргә булган сак карашыгыз, укучыларыгызга һәм тыңлаучыларыгызга карата хөрмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәтемне җиткерәм. Сезнең һөнәри осталык, тугрылык һәм актив граждан позициясе киләчәктә дә журналистика үсешенә, Россия һәм Татарстан халыкларының милли матбугатын һәм мәдәниятен үстерүгә үз өлешен кертер дип ышанам. Сезгә яңадан-яңа иҗат уңышлары, күтәренке рух һәм исәнлек-саулык телим.
http://intertat.ru/ сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев