Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Чыршы бизи башладык

Шәһәрләр елга бер генә тапкыр шундый матур, әкиятләрдәгечә сихри дөньяга чумадыр. Ул да булса - Яңа ел алдыннан җем-җем иткән утлар, бизәкләр, төрле фигуралар белән бизәлә. Үзебезнең Лениногорск шәһәре дә бәйрәмне ниндирәк хәлдә каршылый икән дип, халык еш йөри торган үзәк урамнар буйлап "маршрутка" чыгып киттем. Тукай урамы буенча барып,...

Шәһәрләр елга бер генә тапкыр шундый матур, әкиятләрдәгечә сихри дөньяга чумадыр. Ул да булса - Яңа ел алдыннан җем-җем иткән утлар, бизәкләр, төрле фигуралар белән бизәлә. Үзебезнең Лениногорск шәһәре дә бәйрәмне ниндирәк хәлдә каршылый икән дип, халык еш йөри торган үзәк урамнар буйлап "маршрутка" чыгып киттем.


Тукай урамы буенча барып, Мәдәният сараен үтү белән балалар өчен ясалган таучыклар каршы алды. Көнчыгыш йолдызнамәсен исәпкә алып, Үзәк мәйданга ике яклап калайдан ясалган унике төрле хайван рәсемнәре тезелгән.

Алга таба юлымны дәвам итәм. Тукай һәм Гагарин урамнары кисешкән чаттан лабиринт башлана. Әнә, лабиринтның бер өлешен, тырыша-тырыша авыр боз кисәкләрен пычкы ярдәмендә кисеп "Сарет" җәмгыяте хезмәткәрләре эшли.

- Биредә дүрт кеше эшлибез. Салкынча булса да, туктап тору юк, балаларга өлгертәсе иде, - ди мастер-бригадир Илгиз Җиһангиров.

Балалар гына түгел, зурлар да кереп-чыгып уйнап йөрер әле дигән уйлар белән "Юбилейный" ял паркына юнәлдем. Үзәк чыршы быел да монда була икән. Яңа ел тамашасына ныклап әзерләнәләр. 24 декабрьдә кичке сәгать дүрттә Үзәк чыршыны ачу тантанасы булачак. Мәгърур кыяфәттә үзәктә чыршы басып тора. Керү өлешен, сәхнә янын бизәкләү белән "Лениногорск-РемСервис" җәмгыяте шөгыльләнә.

Нефтьчеләребез нәрсә кыландырганнар икән дип, "Лениногорскнефть" идарәсе янына килдем. Кыш бабай белән Кар кызы каршы ала, аннан ясап куелган капка аша үтәсең. Абау, нинди хайваннар дөньясына эләктем дип торам? Нефть монументына кадәр булган араны әтәч, песи, керпе, куян, эт һәм башка төрле кардан ясалган фигуралар белән тутырганнар. Ә аларны төсле буяуларга буяп, тагын да күркәм ясап куйганнар. Бәйрәм көннәрендә балалар белән экскурсиягә килергә була.

Чыршы бәйрәменә шулай ук мәктәпләр, балалар бакчалары да әзерләнә. Территорияләрендә төрле-төрле сыннарга "җан кертәләр"

Авыл җирлекләре дә калышмый, әле уздырып та җибәрмәсәләр. Атналык планеркада хакимият башлыгы Р.Хөсәенов та ассызыклады бу турыда. Һәр авылда мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты гөр килеп яңа елга әзерләнә, ди. Авыл җирендә предприятие-оешмалар юк диярлек. Шуңа карамастан, ярдәм юк дип тормыйлар, күп кенә авыл җирлекләре территорияләрен бизәп куйганнар. Мэр предприятие җитәкчеләренә Яңа елга шәһәрне бизәү буенча тырышыбрак эшләргә киңәш итте. Матурайтсак, үзебез өчен бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X