Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Хезмәтегез өчен рәхмәт

Хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре, аграр тармак ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас күңелдән котлыйм. Бәйрәм уңаеннан, басу-кырларда иген-икмәк үстергән игенчеләргә, терлекчеләргә, гомумән, авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче хезмәт алдынгыларына олы рәхмәтемне белдерәм. Бик күпләрегез авырлыкларга карамыйча, мал-туар үрчетү, җир эшкәртү белән шөгыльләнә - район һәм шәһәр халкын экологик...

Хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре, аграр тармак ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас күңелдән котлыйм.
Бәйрәм уңаеннан, басу-кырларда иген-икмәк үстергән игенчеләргә, терлекчеләргә, гомумән, авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче хезмәт алдынгыларына олы рәхмәтемне белдерәм. Бик күпләрегез авырлыкларга карамыйча, мал-туар үрчетү, җир эшкәртү белән шөгыльләнә - район һәм шәһәр халкын экологик чиста продукция белән тәэмин итә. Хезмәтегез аерым хөрмәткә ия, чөнки сез җитештергән азык- төлектән башка тормышыбызны күз алдына да китерә алмыйбыз. Табыннарыбызда азык-төлек муллыгын тәэмин итү өчен тырышкан тәҗрибәле игенчеләребез, механизаторларыбыз, терлекчеләребез, эшкәртү сәнәгате тармагының фидакарь хезмәтчәннәре белән чын күңелдән горурланабыз.
Хөрмәтле игенчеләр, терлекчеләр, эшкәртү предприятиесе хезмәткәрләре! Тырыш хезмәтегез өчен рәхмәт сүзләре кабул итегез. Сезгә һәм гаиләләрегезгә, якыннарыгызга нык сәламәтлек, күтәренке рух һәм хезмәтегездә яңа уңышлар телим.
Рәгать Хөсәенов,
муниципаль район башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X