Заман сулышы

Лениногорск районы кырларында - яшел урак өсте

Район кырларында яшел урак өсте: быел күпьеллык үләннәр уңышы яхшы, шулай булгач, Ходайдан уңайлы һава торышы сорап, эшләргә дә эшләргә, малларга азык тупларга.

 

Бүгенге көндә районда 16 мең  тонна сенаж, 3 мең 478 тонна печән әзерләнгән. Район хуҗалыклары алдында 47 мең  тоннадан артык сенаж, 8 мең тоннадан артык печән әзерләү бурычы тора.

Узган ел мал азыгы уңышы мактанырлык булмады, күп хуҗалыклар үзләрендә булганны малларга ашатып бетергәч, читтән дә сатып алырга мәҗбүр булдылар. Шунлыктан кимендә ел ярымга җитәрлек итеп мал азыгы әзерләү бурычы куелган.

Күпьеллык үләннәрне җыюны соңга калдырырга ярамый, азык витаминлылыгын югалтырга мөмкин. Сөтнең сыйфаты да турыдан-туры җәйдән әзерләп калдырган азыкка бәйле.

Районның “Сатурн-Урал” хуҗалыгында (Сарабиккол авылы)  мал саны шактый, шулай ук маллар өчен чәчелгән мәйданнар да зур. Алдагы кышлату чорында малларны җитәрлек күләмдә яхшы сыйфатлы азык белән тәэмин итү өчен биредә хезмәт фронтын киң җәелдереп эшлиләр. Ул көнне кырда үләннәр чабуда Мансур Исламов һәм Тәбрис Мусин эшли иде. Ә хуҗалыкның сенаж базында сенаж тыгызлауда, таптауда К-700 тракторлары белән Ильяс Камалиев һәм Василий Кудряшов көч куя. Ильяс абый Камалиев әйтүенчә, базны нык итеп тыгызларга кирәк. Чөнки масса тыгызрак булган саен, кислород азрак кала һәм бу аның саклануында чагылыш таба. “Базда сенаж таптауда техниканы әкрен генә йөртергә кирәк. Без менә Василий белән дүртенче көн биредә эшлибез, кичке 8ләргә кадәр монда эштә булабыз. Трактор бик күптәнге булса да, ясап, карап торгач эшли”, - ди ул. Ильяс абый – Керкәледә туып-үскән. Ивановка авылында да эшләп алган. Хәзер Кирлегәчтә тора, эшкә вахта китерә, алып кайта, ди.

Мордва-Кармалкадан килеп эшләүче Василий Кудряшов Чирмешәндәге аграр хуҗалыкларда да эшләп кайткан. “Сезон вакытында шулай төрле җирләрдә эшләп йөрим. Чирмешәндә эшләгәч, монда кайтырга булдым, ни дисәң дә, туган яклар бит”, - ди.

Базга ничә машина сенаж кайтканны исәпләп баручы, ягъни гади халык теле белән әйткәндә, учетчик Мәхмүт Әхмәтов биредә.  “Быел, Аллага шөкер, азык бик әйбәт. Яшел масса салыр өчен базларны алдан чистартып, дезинфекция үткәреп куелды. Азык сыйфатлы булсын һәм озак саклансын өчен сенажга консервант кушабыз”, - дип сөйли Мәхмүт абый.

Ул  гадәти су сипкеч белән көнгә бер тапкыр 200 литр күләмендә шушы консервантны сенажга сибә икән. Мәхмүт абый эш өчен янып тора, шулай булмаса, пенсиягә чыккач та, инде 5 ел дәвамында эшләмәс иде. Элегрәк тә башта авыл хуҗалыгында эшләп алган, аннан башка тармакка күчкән булган, хәзер янәдән авылда.

Аграр хуҗалыкта кырдан сенаж ташуда Фәнил Бәкеров, Алексей Горбатов, Дмитрий Есипов, Әгъдәс Мокимов, Николай Звонарев, Камил Сәхапов эшли, дип әйтте Мәхмүт абый.

“Маркс” хуҗалыгында (Куакбаш авылы) да кызу эш өсте. Монда сенаж салуда Федотовкадан, “Ленин” хуҗалыгыннан Юрий Игнатьев азык җыя торган техника -  “Ягуар” комбайнында эшли иде. “Маркс” хуҗалыгына булышырга дип чакырдылар, элек-электән үк колхозлар бер-берсенә ярдәм итә иде”, - ди. Юрий Игнатьев “Ленин” хуҗалыгында 30 елга якын механизатор булып эшли. Яз көне чәчүдә булган, хәзер азык җыюда. Чабылган үләнне комбайны белән җыя һәм сусыл яшел массаны йөк машинасына төяп озата. “КамАЗ” машинасында Ильфир Закиров.

 

Язманы тулысы белән "Заман сулышы" газетында җомга санында укырсыз.

Розалия Мостафина фотолары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: