Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскида халык җыены узды

Бүген шәһәребезнең Нефть монументы янында "Бердәм Россия" партиясе тарафыннан халык җыены уздырылды. Әлеге чараның максаты халыкка якынаю, теләк-фикерләрен тыңлап, партиянең киләсе бишьеллык эш планына өстәмәләр, үзгәрешләр кертү иде. Анда "Бердәм Россия" партиясе әгъзалары - "Татбурнефть" җәмгыяте генераль директоры Р.И. Шәфигуллин, Г.Плеханов исемендәге Россия икътисадый университетының Казан филиалы директоры А.В.Артемьев, республиканың...

Бүген шәһәребезнең Нефть монументы янында "Бердәм Россия" партиясе тарафыннан халык җыены уздырылды. Әлеге чараның максаты халыкка якынаю, теләк-фикерләрен тыңлап, партиянең киләсе бишьеллык эш планына өстәмәләр, үзгәрешләр кертү иде.

Анда "Бердәм Россия" партиясе әгъзалары - "Татбурнефть" җәмгыяте генераль директоры Р.И. Шәфигуллин, Г.Плеханов исемендәге Россия икътисадый университетының Казан филиалы директоры А.В.Артемьев, республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары А.В.Чукин, Федераль салым инспекциясенең татарстандагы идарә җитәкчесе М.А.Сафиуллин һәм район башлыгы Рәгать Хөсәенов катнашты.

Шәһәр мэры соңгы елларда район һәм шәһәрдә башкарылган эшләргә тукталды. Ул моның социаль яклау, мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау һәм башка бик күп өлкәләрдә, "Бердәм Россия" партиясенең Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлары исемлеге башында торучы, Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча гамәлгә ашырылган программаларның нәтиҗәсе булуын ассызыклады.

Җыенда катнашучыларның район һәм шәһәр үсешенә керткән тәкъдимнәренең һәрберсе үз чиратында хәл ителер, диелде. Әлегә "Бердәм Россия"нең эшчәнлек планына шәһәр һәм авылардагы юлларны норматив хәлгә китерү һәм "Яшьлек"стадионына капиталь ремонт ясауны кертик дигән бердәм карарга килделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X