Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскида спортчы-инвалидлар катнашында автоузыш узды

Шушы көннәрдә безнең район аша спортчы-инвалидларның республика күләмендәге автоузышы узды. Катнашучылар арасында бөтенроссия һәм Халыкара ярышлар җиңүчесе Ирина Полякова, армспорт буенча начар күрүче инвалидлар арасында Россия чемпионнары Мария Урсегова һәм Валентина Хөснетдинова да бар иде. Автоузышта алты машинада 27 спортчы катнаша. Алар шәһәребезнең үзәк мәйданында тукталдылар. Башкарма комитет җитәкчесенең социаль...

Шушы көннәрдә безнең район аша спортчы-инвалидларның республика күләмендәге автоузышы узды.


Катнашучылар арасында бөтенроссия һәм Халыкара ярышлар җиңүчесе Ирина Полякова, армспорт буенча начар күрүче инвалидлар арасында Россия чемпионнары Мария Урсегова һәм Валентина Хөснетдинова да бар иде. Автоузышта алты машинада 27 спортчы катнаша.
Алар шәһәребезнең үзәк мәйданында тукталдылар. Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк сәламен җиткерде, уңышлар теләде. Спортчылар үзләрен каршы алучыларга яхшы кәеф бүләк итеп, Чирмешәнгә таба юл тотты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Спорт

2
X