Заман сулышы

Лениногорскида ярминкәгә килүчеләрне буран да куркытмады (фотолар)

Бүген шәһәребезнең Үзәк мәйданында бәйрәм уңаеннан авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Авыллар дәррәү кубып, авыл хуҗалыгы товарларын сатарга килде. Шәһәрлеләр бураннан курыкмыйча иртән үк бирегә килде. Гадәттәгечә, ит, йомырка янында халык күпләп җыелды. Кәбестә үтемле товар булып чыкты. Бал, каз, карабодай, бодай да алып килгән иделәр. Ярминкәгә килүчеләр бәйрәм концерты да...

Бүген шәһәребезнең Үзәк мәйданында бәйрәм уңаеннан авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды.
Авыллар дәррәү кубып, авыл хуҗалыгы товарларын сатарга килде. Шәһәрлеләр бураннан курыкмыйча иртән үк бирегә килде. Гадәттәгечә, ит, йомырка янында халык күпләп җыелды. Кәбестә үтемле товар булып чыкты. Бал, каз, карабодай, бодай да алып килгән иделәр.
Ярминкәгә килүчеләр бәйрәм концерты да карый алды. Аларны район башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов котлады.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: