Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскида Татарстан нефтенең 70 еллыгы уңаеннан социаль объектлар ачылды

Татарстан нефтенең 70 еллыгы уңаеннан бүген Лениногорскида нефтьчеләр тарафыннан төзелгән берничә социаль объект ачылды. Аларны ачу тантанасында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, "Татнефть" җәмгыяте генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов, Россия Теннисы Федерациясе рәисе Шамил Тарпищев катнашты. Иң элек кунаклар Шөгернең 1 нче скважинасында тантаналы чарада катнашты....

Татарстан нефтенең 70 еллыгы уңаеннан бүген Лениногорскида нефтьчеләр тарафыннан төзелгән берничә социаль объект ачылды.
Аларны ачу тантанасында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, "Татнефть" җәмгыяте генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов, Россия Теннисы Федерациясе рәисе Шамил Тарпищев катнашты.
Иң элек кунаклар Шөгернең 1 нче скважинасында тантаналы чарада катнашты. Скважинага чәчәкләр салынганнан соң, мәктәп янындагы Батырлар аллеясына юнәлде. Шуннан соң делегация вәкилләре Шөгер авылында 100 урынга исәпләнгән балалар бакчасына нигез ташы салуда катнаштылар.
Тимәштә Әкълим Мөхәммәтҗанов истәлегенә куелган һәйкәл янында да кунакларны зурлап каршы алдылар. Биредә алар нефтьче-ветераннар белән очрашты.
Бу көнне шулай ук 7 нче микрорайондагы 140 балага исәпләнгән яңа балалар бакчасын һәм теннис кортын ачу тантанасы да булды. Кунаклар 500 укучыга исәпләнгән яңа 2 нче мәктәпкә нигез ташы салуда да катнашты.
(Яңа балалар бакчасының уен мәйданчыгы)
(Яңа балалар бакчасы)
(Ике мәйданчыклы теннис корты)
Тулырак мәкаләне "Заман сулышы" газетыннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: госдума