Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Сый-нигъмәт ярминкәсе

Арзанрак бәядән бәрәңге, суган, кишер, һәм башка яшелчә, ит, сөт продуктлары сатып алырга теләсәң - авыл хуҗалыгы ярминкәсенә рәхим ит. Узган шимбәдә шәһәребезнең Үзәк мәйданына халык әнә шул максат белән килде. Иртәнге сигездән үк мәйдан сатучы һәм сатып алучы тавышыннан шау-гөр килеп торды. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре, авыл җирлекләре, шәхси эшмәкәрләр...

Арзанрак бәядән бәрәңге, суган, кишер, һәм башка яшелчә, ит, сөт продуктлары сатып алырга теләсәң - авыл хуҗалыгы ярминкәсенә рәхим ит. Узган шимбәдә шәһәребезнең Үзәк мәйданына халык әнә шул максат белән килде.


Иртәнге сигездән үк мәйдан сатучы һәм сатып алучы тавышыннан шау-гөр килеп торды. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре, авыл җирлекләре, шәхси эшмәкәрләр ярминкәгә зур әзерлек белән килгән. Сәүдә рәтләрендә ит, сөт-май, йомыркадан алып, бәрәңгесе-суганы, ашлыгы - һәммәсе дә бар иде. Бал, эремчек, корт, каймакны да мулдан алып килгәннәр.

Машиналар алдына тезелгән сату рәтләре алдыннан үтәм. Иртә килсәң - уңасың дигәндәй, бик күпләр иткә чиратка тезелеп, машинаны урап алган. Авылдагылар шәһәр халкына сыер итенең килограммын 220, бавырын 150 сумнан тәкъдим итте. Алардан кала бәрәңге-суганны да күпләп алдылар. Кышка керергә әзерләнеп йөргән хуҗа һәм хуҗабикәләр арасында арпа белән солыга да сорау зур булды.
- Ярминкәне оештыручыларга рәхмәт. Җаның теләгән азык-төлекне рәхәтләнеп сайлап аласың. Мондый ярминкәгә ел саен киләбез, буш кул кайтып киткәнебез юк әле бер дә. Авыл хуҗалыгы продукциясе арзан һәм яхшы сыйфатлы. Ни дисәң дә, үзебездә җитештерелгән бит. Көзге ярминкәләрне гаиләбез белән көтеп алып, кирәклесен күп итеп алып куябыз да, эше бетте, - ди шәһәрдәшебез Рәфкать Насыйров.
- Ярминкәдән-ярминкәгә ит ала идем, бу юлы җитеп бетмәде, иң тәмлесен алып бетергәннәр, чират та озын булды. Киләсе ярминкәгә иртәрәк чыгарга булыр инде, - ди буш сумкасын тоткан Ильяс Рәхимов.
Ит рәтләрен әйләнеп узганнан соң, бал белән сәүдә итүчеләр янына барам. Тимәш авылыннан Лилия Сухова 3-4 төрдә бал алып килгән.
- Быел дистәдән артык умарта тоттым. Аларны үзем генә карыйм, ирем көн буена эштә, ял көннәрендә генә ярдәмгә килә. Быел бал күп булды, үзебезгә дә әзерләдек, күчтәнәчкә дә өләштек. Артканын сатарга тырышабыз, бәясен дә бераз төштем әле, өч литрлысын 900 сумга бирәм. Умарта карау бик күп игътибар һәм вакыт сорый. Яз җиткәч, кышлату урыныннан чыгарырга, ояларын карап, чистартып торырга, ашатырга кирәк. Әле бит кортлар чирләмичә тормый, аның да чарасын вакытында күрергә кирәк, - ди ул.
Ә менә Кузайкино авылыннан килгән Светлана Коноплева үз хуҗалыгында барлыгы 50 умарта тота. Быел да балны бөтен умарта да мул итеп биргән.
- Умартачылык белән шөгыльләнү безгә нәселдән килә. Бабам да, әтием дә умарта тоткан, хәзер аларның кәсебен мин дәвам итәм. Балның төрле төрдәгесе бар, өч литрлы банка, нибары, бер мең генә сум. Кыйбат түгел, бер кашык бал әллә нинди авырулардан дәвалый бит, алмыйча китмәгез, - дип мактый-мактый үткән-сүткәннәргә товарын тәкъдим итеп торды.
Ярминкәдән бәрәңге белән суганны да шәһәр халкы капчык-капчык ташыды. Бу аңлашыла да, кышка кергәч, кибет киштәләрендә суган 30-35 сумлап тора. Ә ярминкәдә аның килограммы - 15, бәрәңгенеке 10 сумнан иде. Кошчылык фабрикасы тәкъдим иткән йомырканы, "Торос-Молоко" җәмгыятенең сөт продуктлары да халык күңеленә хуш килеп, дистәсе 30-36 сумнан сатылган йомырканы чиләкләп алдылар.
Авылдан китерелгән сөт, май-каймак киштәләре дә бик тиз бушады. Берәве хәләл бит, тагын бер-ике литр алыйм әле дип, яңадан озын чиратка барып кушылды. Ярминкәгә товар алудан тыш, тәмле шашлык ашап, концерт карап, балалары белән иркенләп ял итәргә килүчеләр дә күп булды.
Ярминкәдә бәяләр (килограммнарда)
Сыер ите - 220 сум
Бәрәңге - 10 сум
Суган - 15 сум
Солы - 5 сум
Арпа - 6 сум
Карбыз - 15 сум
Кавын - 35 сум
Авыл сөте - 40 сум
Каймак (0,5 литр) - 80-90 сум
Эремчек (0,5 кг) - 45 сум
Йомырка - 30-36 сум
Бал (3 литрлы банка) 900-1000 сум

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ярмарка