Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Зеленая Рощада яңа ветеринария пункты ачылды

Хәзер малы авырган кеше бер, икеләнүсез, Зеленая Рощага бара ала. Анда шушы көннәрдә өр-яңа ветеринария пункты ачылды. Республика буенча әлеге төр пунктлар берничә районда бар инде. Дәүләт авыл хуҗалыгы предприятиеләренә, шулай ук шәхси хуҗалыкларда йорт хайваны асраучыларга яхшы сыйфатлы ветеринар ярдәме күрсәтү өчен бу программаны тормышка ашыра башлаган. Тантанада катнашкан...

Хәзер малы авырган кеше бер, икеләнүсез, Зеленая Рощага бара ала. Анда шушы көннәрдә өр-яңа ветеринария пункты ачылды.


Республика буенча әлеге төр пунктлар берничә районда бар инде. Дәүләт авыл хуҗалыгы предприятиеләренә, шулай ук шәхси хуҗалыкларда йорт хайваны асраучыларга яхшы сыйфатлы ветеринар ярдәме күрсәтү өчен бу программаны тормышка ашыра башлаган. Тантанада катнашкан республика баш ветеринария идарәсенең Әлмәт бүлеге начальнигы Реваль Мөхәммәтҗанов та әлеге пунктның, иң беренче чиратта, шәхси хуҗалыкларга ярдәм йөзеннән оештырылуын билгеләп үтте.
Яңа бина Зеленая Рощаның Промысловая урамында урнашкан. Ул административ корпус һәм лаборатория бүлмәләрен берләштерә. Кабул итү кабинетыннан тыш, бинада мал-туарга операция ясау өстәле һәм даруханә дә бар.
Ветеринария пункты Спиридоновка, Яңа һәм Иске Иштирәк, Ялтау, Бәкер, Урдалы һәм Карагай авылларына, шулай ук "Союз-Агро", "Лениногорская" агрофирмасы", "Ялтау агрофирмасы"на хезмәт күрсәтәчәк. Бу хуҗалыкларда барлыгы 10 мең 222, ә шәхси секторда 668 баш терлек исәпләнә.
Район башлыгы Рәгать Хөсәенов әлеге пунктның районыбыз халкы өчен мөһим булуын билгеләп үтте. Терлекчелек буенча уңышларыбыз булуын, ә инде махсус пункт та төзелгәч, әлеге юнәлеш буенча алга китеш булачагына ышанычын белдерде.
Тантаналы рәвештә ал тасманы кискәннән соң, кунаклар бина эченә керде. Табиб кабинеты, эш бүлмәләре - һәркайсы уңайлы, чиста һәм якты. Малларның кан анализларын, препаратларны саклау өчен яңа суыткыч, өстәлләрдә эш кораллары тора. Яңа пунктта күп еллар Керкәле ветеринария табибы хезмәтен башкарган Ринат Фазлыев эшләячәк. Ветеринария өлкәсендә ул - 1980 елдан бирле. Әлеге участокның ачылуы аның өчен дә куанычлы вакыйга. "Монда барлык уңайлыклар, табибка кирәкле эш җиһазлары да бар. Пункт санитар таләпләргә җавап бирә. Мондый эш урынында халыкка хезмәт күрсәтүе үзе бер рәхәт", - ди Ринат Харисович.
- Малларны дәвалау өчен бу пункт күптән кирәк иде, - ди авыл халкы да. - Бервакыт сыерым авырып китте. Совхозда эшләүче ветврач Илшат Нургалиевны чакырттым. Рәхмәт, килеп карап китте, дәвасын билгеләде. Моннан соң аптырап тормабыз, малларны монда алып килербез, яисә телефоннан шалтыратып, өйгә чакыртырбыз, - ди шунда яшәүче Гүзәл Мәсәгутова.
Якын киләчәктә районыбызда мондый ветеринария пунктлары Сарабиккол һәм Түбән Чыршылы авылларында да төзеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ветеринария