Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Көндезге 15.00 сәгатькә Татарстанда узган референдумда 53 процент чамасы кеше тавыш биргән

Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясендә "тавыш бирү тыныч, штатлы режимда уза" диделәр.

Татарстанда узган җирле референдумнарда 15:00 сәгатькә 435 мең 103 сайлаучы катнашкан. Бу гомуми халык санының 52,98 процентын тәшкил итә. Бу хакта Татарстан Республикасының Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Тавыш бирү тыныч, штатлы режимда уза", - диделәр Татарстан Үзәк сайлау комиссиясендә.

Татарстан Республикасының Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин фикеренчә, әлеге мәгълүматлар тавыш бирүнең беренче сәгатьләрендә Татарстан районнарында яшәүче халыкның традицион рәвештә югары активлыгын күрсәтә.

12:00 сәгатькә референдумга килүчеләр 36,9 процент булса, 15:00 сәгатькә бу күрсәткеч 52,98 процентка  кадәр җиткән.

2018 елның 18 мартында Россия Президенты сайлауларында 12:00 сәгатькә Татарстан буенча сайлауга килүчеләр саны 38,47 процентны тәшкил иткән иде. "Мондый үсеш алга таба сайлауга килүчеләр саны артачагын фаразларга ярдәм итә", - диде Әгъзам Гобәйдуллин. 

Үзара салым җыю буенча референдум барышын Татарстанның 844 торак пунктында "Гадел сайлаулар өчен" корпусы әгъзаларыннан 1600 кеше күзәтә.

 Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/18/175424/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X