Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

2022 елның 1 гыйнварыннан кәгазь больничныйлар әйләнеше бетерелгән

Дәвалау оешмаларында калган барлык кәгазь бланклар Социаль иминиятләштерү фондына кире кайтарылачак.

2022 елның 1 гыйнварыннан вакытлыча хезмәткә яраксызлык кәгазьләре (больничныйлар) тулысынча электрон вариантка күчкән, кәгазь документлар гамәлдән чыккан.

«2022 елның 1 гыйнварыннан республиканың бөтен медицина оешмалары бары тик электрон больничныйлар гына бирәчәк. Кәгазь документ сайлау мөмкинлеге булмаячак», — диде Татарстан буенча Социаль иминиятләштерү фондының җитәкчесе вазифасын башкаручы Фердинат Закиров ведомствоның коллегия утырышында.
Фердинат Закиров сүзләренчә, республиканың бөтен медицина оешмалары бу яңалыкка әзер булган. 2021 ел азагында больничныйларның 99,5 проценты болай да электрон вариантта бирелгән.

«Дәвалау оешмаларында калган барлык кәгазь бланклар Социаль иминиятләштерү фондына кире кайтарылачак», — диде Фердинат Закиров.

 https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев