Заман сулышы

Бу атнада ҺАВА ТОРЫШЫ нинди булачак?

Бу атнада Татарстанда сизелерлек җылыну булмаячак. Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең метеофараз бүлеге башлыгы "Татар-информ"га якын тәүлекләрдә республика антициклон йогынтысы астында булуын сөйләде. Явым-төшем көтелми. Киләсе төндә һаваның температурасы 1-6 градус җылы булачак, ә иңкүлектә урнашкан туфракта минус 1 градуска кадәр салкын булып, кырау төшә ала. Максималь һава температурасы...

Бу атнада Татарстанда сизелерлек җылыну булмаячак.

Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең метеофараз бүлеге башлыгы "Татар-информ"га якын тәүлекләрдә республика антициклон йогынтысы астында булуын сөйләде. Явым-төшем көтелми. Киләсе төндә һаваның температурасы 1-6 градус җылы булачак, ә иңкүлектә урнашкан туфракта минус 1 градуска кадәр салкын булып, кырау төшә ала. Максималь һава температурасы иртәгә көндез +13 тән +18 градус булыр дип билгеләнә.

"1 июньдә төнлә урыны белән яңгыр һәм яшен булуы ихтимал. Көндез төньяк-көнбатыш циклоны яңгыр, яшен һәм боз алып килергә мөмкин, урын белән көчле җил исәчәк. Төнлә минималь һава температурасы 6-11 градус, ә көндез - 18-23 җылылыкны тәшкил итәчәк. 2 июньдә дә яңгыр, яшел һәм көчле җил көтелә. Минималь һава температурасы төнлә 5-11 градус җылы булса, көндез иң югары температура булачак 15тән 20 градуска кадәр булачак", - дип өстәде Ирина Трущина.

Беренчел мәгълүматлар буенча, ял көннәрендә республикада чагыштырмача суык булачак: көндез һава 11-16 градуска кадәр генә җылыначак. Вакыт-вакыт яңгыр булуы ихтимал.

"Бу атна дәвамында җылыну ягына таба кискен үзгәреш көтелми ", - диде бүлек башлыгы.

http://matbugat.ru/

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: