Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Дипломлы артистлар

Р.Шиһап исемендәге халык театры артистлары - Мәдинә Сафиуллина, Илмира Алишева һәм Ләйлә Фәрзетдинова Казан шәһәренең Г.Камал исемендәге академия театрында узган бүләкләү тантанасында булып кайтты. Театрның режиссеры М.Сафиуллина "Идел-Урал" республика һәм региональ фестивальләрнең халык театры дипломанты исеме алып, кыйммәтле бүләккә лаек булды. И.Алишева белән Л.Фәрзетдиновага "Әгәр кичерә алсаң..." спектаклендә Сәлимә һәм...

Р.Шиһап исемендәге халык театры артистлары - Мәдинә Сафиуллина, Илмира Алишева һәм Ләйлә Фәрзетдинова Казан шәһәренең Г.Камал исемендәге академия театрында узган бүләкләү тантанасында булып кайтты.

Театрның режиссеры М.Сафиуллина "Идел-Урал" республика һәм региональ фестивальләрнең халык театры дипломанты исеме алып, кыйммәтле бүләккә лаек булды. И.Алишева белән Л.Фәрзетдиновага "Әгәр кичерә алсаң..." спектаклендә Сәлимә һәм Әлфия рольләрен башкарып, югары һөнәрилек күрсәткәннәре өчен дипломнар тапшырылды. Артистлар ТНВ радиосына да чакырылды. Халык театрына багышланган тапшыру 12 декабрьдә 22.00 сәгатьтә радиодан трансляцияләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев