Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Гаилә коруның файдасы ачыкланган

Гаилә корып, бергә яшәүче кешеләрдә йөрәк-кан тамырлары авырулары, инсульт, иртә үлем хәвефенең кимүе ачыкланган. Бөек Британиядәге Килск университеты галимнәре шундый фикергә килгән.

Белгечләр 1963-2015 еллардагы гаилә һәм сәламәтлек арасындагы бәйләнешкә багышланган тикшеренүләрне анализлаган. Анда 42-77 яшьлек ике миллионга якын кеше катнашкан.
Бер тапкыр да никахка кермәгән, аерылган, тол калган кешеләрнең йөрәк авыруларыннан һәм инсульттан ешрак үлүе ачыкланган. Аерылышу йөрәк авырулары хәвефен – 25, инсультныкын 16 процентка күтәргән.
Бу хәлне гаиләдә яшәүче кешеләрнең сәламәтлегендәге проблемаларны иртәрәк күрүе, табибка вакытында мөрәҗәгать итүе, даруларны даими куллануы, ныграк тәэмин ителгән һәм ныклы социаль бәйләнешләрдә булуы белән аңлаталар.


Фото http://healthvesti.com сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X