Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Гасимә апа һәркемне кайгырта

Лениногорскида яшәүче Гасимә апаның, иртән йокысыннан уянгач та, кичектергесез эшлисе бер эше бар- ул тамчы да авырсынмыйча күгәрченнәр ашата!

Беренче карашка монда әллә ни гаҗәпләнер урын да юк кебек,әгәр дә моның өчен махсус ипи кибетенә барып ипи алырга булмаса, бишенче каттагы фатирга менеп-төшеп йөрергә туры килмәсә һәм, инде ниһаять, Гасимә апа 81 яшен тутырып 82гә чыкмаган булса!

   “Минем, әнинең башкалар турында шушындый ихласлык белән кайгырта белү сыйфатын,үземдә дә булдырасым килә, башта ул яңа алып кайткан ипиен, кошларга чукырга ипле булсын дип суда җебетә, суын сыкканнан соң урамга янә чыга, әнине инде кошлар да әллә кайдан танып тора, безнең әни-күгәрченнәр феясы ул!”- ди, Гасимә апаның кече кызы Рамилә.

        Дүрт баланың кадерле әнисе, биш онык һәм сигез оныкчыкның яраткан әбисе, хезмәт ветераны, тырышлыгы өчен медаль-грамоталарга лаек булган Гасимә Хәйрулла кызы Шәнгәрәева Әлмәт районы Нәдер авылында 1939 нчы елда дөньяга килгән, әти-әниле мул тормышта , кайгы-хәсрәт күрми яшәр , җанында булган хыялларын тормышка ашыру өчен!Адәм баласы шуңа туа бит дөньяга!   

Кырык бердә башланып, барча халыкның матур тормышка булган өметен челпәрәмә китергән сугыш, аларны да читләтеп үтмәгән, әтиләре –  фронтта, ачлык-ялангачлык...
    “Яз көне,  күрше малае белән, бакчада, көздән, черек булганга өйгә керми калган бәрәңгеләрне эзләргә чыга идек, таба калсак, ничек бүлешергә белми сугыша идек,”- дип искә ала Гасимә апа.
 Әтисе сугыштан исән-имин әйләнеп кайтса да, кечкенә генә кызчыкны кайгы йөге гел сагалап торган – өч елдан әтисе вафат булган, ул гына да түгел, аның үлеменнән соң, көннәрдән бер көнне, әнисе йокысыннан дөм сукыр булып уянган. Әнисен карау һәм дөнья йөген тарту 10 яше тулар-тулмас бала өстенә өелеп калган.Балалыгы белән, кызчык, әлеге йөкнең ни дәрәҗәдә авыр булуын да аңлап бетермичә, бар көченә тырышкан.

 

  

           Язманы тулысы белән "Заман сулышы" газетының 27нче ноябрь санында  укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X