Заман сулышы

Казанда Гәрәй Рәхимне искә алу кичәсе узачак

Лениногорск районыннан да вәкил барачак.

Казанда 29 ноябрь көнне 18:30 сәгатьтә Җырчы Җәкәү йортында Татарстанның халык язучысы, шагыйрь Гәрәй Рәхимне (Григорий Родинов) искә алу кичәсе узачак, дип хәбәр итә "Туганайлар"
Искә алу кичәсе авторның соңгы  китабы - "Туган җортта" ("В родном доме") исеме белән узачак. Әлеге китапта Гәрәй Рәхим авылдашларының бүгенге көнгә кадәр сакланган тарих, тел, көнкүреш һәм музыкаль-фольклор үзенчәлекләрен тасвирлаган.

Чарага Лениногорск районыннан да вәкилләр баруы көтелә. Безгә билгеле булганча, Үзәк китапханәдән Ләйсән Шәмсуарова-Рахманова барачак.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: