Заман сулышы

Керкәле мәктәбендә Җәмит Рәхимов укулары узды

Керкәле мәктәбе быел да Җәмит Рәхимов укулары уздырып, үзенә бик күп кунаклар җыйды. Республикакүләм конференциягә Татарстан фәннәр академиясе академигы, якташыбыз Индус Таһиров, галим һәм язучы Әнвәр Хәйруллин, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Филүсә Арсланова, шулай ук шәһәр һәм район мәктәпләренең, республикабызның җиде районыннан татар теле укытучылары, укучылар килде. Бу көнне Җәмит...

Керкәле мәктәбе быел да Җәмит Рәхимов укулары уздырып, үзенә бик күп кунаклар җыйды.
Республикакүләм конференциягә Татарстан фәннәр академиясе академигы, якташыбыз Индус Таһиров, галим һәм язучы Әнвәр Хәйруллин, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Филүсә Арсланова, шулай ук шәһәр һәм район мәктәпләренең, республикабызның җиде районыннан татар теле укытучылары, укучылар килде.
Бу көнне Җәмит Рәхимовның хатыны Галия апа Рәхимовага күп мактау һәм рәхмәт сүзләре әйтелде. Конференциянең пленар утырышыннан соң укытучылар һәм укучылар секцияләргә бүленеп эшләде. Соңыннан ул эшләргә йомгак ясалды.
Укулар бик матур, эчтәлекле, оешкан төстә үтте. Керкәле мәктәбе укучыларының чыгышы һәркемне сокландырды.
Бу хакта тулырак язманы "Заман сулышы"ның алдагы санында укый аласыз.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: