Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Ковидлы пациентлар белән эшләүче табибларга такси өчен 10 мең сум бирергә мөмкиннәр

Россиядә ковид йоктырган авырулар белән эшли торган табибларга такси чакыру өчен ай саен 10 мең сумга кадәр акча бүлеп бирергә тәкъдим иттеләр.

Бу хакта Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенкога сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, төбәккә карап, күз алланган лимит 5-10 мең сум тәшкил итәчәк.

«Кайбер төбәкләрдә һәр табибка такси чакырту кушымталарында аның номеры буенча виртуаль акча лимиты бирелергә мөмкин. Бу акчаларны эш урынына барганда такси өчен түләргә тотарга мөмкин. Табибка әлеге чыгымнар, үтелгән юлына карап, айга якынча 5-10 мең сум булачак. Ягъни табиб бу лимитны ай дәвамында кирәгенчә үзе тота», - дип аңлатты вице-премьер.

Министрлар Кабинеты әлеге тәкъдимне өйрәнә. «43 субъектта таксига ихтыяҗ барлыгы билгеләнде - анда якынча 7 мең табиб, аларга көненә уртача 10-15 тапкыр такси чакыртырга кирәк», - дип өстәде ул.
 

https://tatar-inform.tatar

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X