Лениногорск делегациясе Пенза Сабан туенда катнашып кайтты
Шимбә көнне Пензаның үзәк паркында үткән Сабантуйда Лениногорск делегациясе дә катнашты. Безнекеләр милли бәйрәмебезгә бүләкләр белән килеп төште, мәсәлән, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов өлкә губернаторына чапан һәм түбәтәй бүләк итте. Халыкны, килгән кунакларны бәйрәм белән котлап, Татарстан Президенты Р. Миңнехановның котлавын җиткерде. Лениногорскилылар Пенза халкына җыр-бию тәкъдим итте. Алар җирле...
Шимбә көнне Пензаның үзәк паркында үткән Сабантуйда Лениногорск делегациясе дә катнашты.
Безнекеләр милли бәйрәмебезгә бүләкләр белән килеп төште, мәсәлән, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов өлкә губернаторына чапан һәм түбәтәй бүләк итте. Халыкны, килгән кунакларны бәйрәм белән котлап, Татарстан Президенты Р. Миңнехановның котлавын җиткерде. Лениногорскилылар Пенза халкына җыр-бию тәкъдим итте. Алар җирле артистларыбыз Ләйсан Төхвәтуллина, Регина Тургаева, Ильдария, Айдар Кәримов һәм Рамил Габитов чыгышын яратып карады, Казаннан килгән Айдар Фәйзрахманов исемендәге татар фольклоры ансамбле чыгышын да алкышларга күмделәр. Бер үк вакытта парктагы өстәлләр халыкны үзенә дәшеп торды. Бер палаткада пәрәмәчне шунда ук пешереп бирәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз.
Нет комментариев