Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск районы мәктәпләрендә шигырь бәйгесе

Белем йортыбызда татар теле һәм әдәбияты атналыгы кысаларында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан "Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый" дигән исем астында II-IX сыйныф укучылары өчен шигырь бәйрәме узды, дип хәбәр итә Лениногорск районы Тимәш мәктәбе сайты. Шагыйрьләребезнең Җиңүгә ышаныч тудыручы, дошманга нәфрәт хисе белән сугарылган иҗат җимешләре укучылар тарафыннан бик матур...

Белем йортыбызда татар теле һәм әдәбияты атналыгы кысаларында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан "Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый" дигән исем астында II-IX сыйныф укучылары өчен шигырь бәйрәме узды, дип хәбәр итә Лениногорск районы Тимәш мәктәбе сайты.


Шагыйрьләребезнең Җиңүгә ышаныч тудыручы, дошманга нәфрәт хисе белән сугарылган иҗат җимешләре укучылар тарафыннан бик матур башкарылды. Бөек Ватан сугышы елларында татар телендә чыгучы фронт газеталары белән таныштырган, дәһшәтле чорда иҗат иткән фронтовик шагыйрьләребез турында мәгълүмат белән үрелеп барган, укучыларның сәнгатьле сөйләм осталыгын чагылдырган шигырь кичәсе һәркемнең күңелендә матур хисләр уятты.
Нәтиҗәдә, татар төркеме: I урын: Галләмова М. (4а сыйныфы), Фәхретдинов А. (8а сыйныфы); II урын: Сәйфетдинов И. (2 сыйныф), Билалова А.(6нчы сыйныф), Зиатдинова Р. (7а сыйныфы), Хәмидуллина С. (6 сыйныф); III урын: Кашапова Э. (3 сыйныф), Вилданова Д. (6 сыйныф) урыннарны яулады.
Рус төркеме: I урын: Малыхина О. (7б сыйныфы); II урын: Мишев А. (4б сыйныфы), Айданова Л.(5б сыйныфы), Галимова Р. (5б сыйныфы), III урын: Белофастова К. (3 сыйныф) урыннарга лаек булды.
Шулай ук, мәктәп күләмендә, Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, "Онытылмас еллар" дип исемләнгән шигырь бәйгесе үтте, дип хәбәр итә Лениногорск районы Түбән Чыршылы мәктәбе сайты.
Һәрбер сыйныф укучысы сугыш турында шигырь сөйләде, җырлар җырланды. Нәтиҗәдә, I-IV сыйныфлар арасында I урын - II сыйныф укучыларына, II урында - Әдилә Хәсәншина (1 сыйныф), III урында - Рамазан Хакимов (4 сыйныф).
V-XI сыйныфлар арасында I урында - Гөлнара Вафина (6 сыйныф), II урында - Лия Гарифуллина (11 сыйныф) диплом белән бүләкләнде.
https://edu.tatar.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шигырь