Заман сулышы

Лениногорскида һава торышы: буран көтелә

Иртәгә кич, 28 декабрьдә, шулай ук төнлә һәм 29 декабрь көндез Урта Иделгә актив Кара диңгез циклоны керүгә бәйле рәвештә, Татарстан Республикасында көчле кар, күз күреме 500 метрга кадәр кимеп буран, көчәйгәндә секундына 16- 21 метрга җитүче көньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка авышучы җил көтелә. Юлларда кар көртләре барлыкка килү ихтималы бар. Лениногорскида...

Иртәгә кич, 28 декабрьдә, шулай ук төнлә һәм 29 декабрь көндез Урта Иделгә актив Кара диңгез циклоны керүгә бәйле рәвештә, Татарстан Республикасында көчле кар, күз күреме 500 метрга кадәр кимеп буран, көчәйгәндә секундына 16- 21 метрга җитүче көньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка авышучы җил көтелә. Юлларда кар көртләре барлыкка килү ихтималы бар.


Лениногорскида 28 декабрьдә көндез -12 -18, төнлә -22 градуска кадәр салкын, 29 декабрьдә көндез -6 -7 булса, төнлә -11 градуска кадәр салкын булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитны күзәтү идарәсе.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: