Заман сулышы

Лениногорскида Идрисовлар гаиләсе 65 ел бергә гомер итәләр

15 гыйнвар көнне Лениногорск муниципаль районында Идрисовлар гаиләсендә тантаналы вакыйга узды.

Сәет Нургали улы белән Клара Вахит кызы “тимер” туйларын – 65 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр. Моннан нәкъ 65 ел элек, 1955 нче елның 4 нче гыйнварында  Лениногорск шәһәреЗАГС бүлегендә Сәет Нургали улы белән Клара Вахит кызы никахларын рәсмиләштерәләр.

Бу истәлекле көнне алар юбилярларның Мактау китабына имзаларын  куйдылар. ЗАГС бүлеге белгече Шәфикова Ландыш Идрисовлар гаиләсен котлап, аларга юбилей таныклыгын тапшырды.

 

Реклама

Фото: ЗАГС бүлегеннән

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: