Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилыларның пенсияләре артачак

1 февральдән лаеклы ялдагы 1 миллион 13 меңнән артык Татарстан кешесенең иминит пенсияләре, 2014 ел өчен кулланучылар бәясе артудан чыгып, 11,4 процентка индексацияләнәчәк. Башлангыч исәпләүләр буенча, индексацияләү нигезендә, Татарстанда теркәлгән түләүләрне истә тотып, картлык буенча иминият пенсиясенең уртача күләме 12,3 мең сум тәшкил итәчәк. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан...

1 февральдән лаеклы ялдагы 1 миллион 13 меңнән артык Татарстан кешесенең иминит пенсияләре, 2014 ел өчен кулланучылар бәясе артудан чыгып, 11,4 процентка индексацияләнәчәк.


Башлангыч исәпләүләр буенча, индексацияләү нигезендә, Татарстанда теркәлгән түләүләрне истә тотып, картлык буенча иминият пенсиясенең уртача күләме 12,3 мең сум тәшкил итәчәк. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан буенча идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

2015 елдан башлап иминият пенсияләрен индексацияләү пенсия баллын индексацияләү аша башкарыла. 2015 елның 1 февраленнән аның бәясе 64 сум 10 тиеннән 71 сум 41 тиенгә кадәр артачак.
- Лаеклы ялдагыларны пенсия белән тәэмин итүнең минималь дәрәҗәсе элеккечә үк ул яшәгән төбәктәге яшәү минимумыннан түбәнрәк булмый. Ул Татарстанда 6310 сум күләмендә билгеләнгән. Эшләмәүче пенсионерга бирелергә тиешле башка түләүләр белән бергә, пенсия күләме яшәү минимумыннан азрак була икән, аңа социаль өстәмә акча билгеләнә, - дип белдерә Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе Марсель Имамов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined