Заман сулышы

Лениногорскилыларга Казан дәүләт мәдәният институты белгечләре татар телендә дөрес итеп чыгыш ясау серләрен ачты

Лениногорск Мәдәният сараенда Татарстанда Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы уңаеннан, Казан дәүләт мәдәният институты тарафыннан республика муниципаль берәмлекләре җитәкчеләрен татар телендә халык алдында чыгыш ясау сәнгатенә өйрәтү буенча укулар үткәрелде.

Чараны Казан дәүләт мәдәният институты мөгаллимнәре Илсөяр Шиһапова, Земфира Ибәтова,  Әлфис Галиуллиннар алып барды. Әлеге проект безнең Татарстанда гына һәм беренче тапкыр оештырыла. Мәдәният институты белгечләре күп районнарда булганнар, Лениногорск 34нче район, диделәр.

Әлеге чарада шәһәр һәм район җитәкчеләре, мәдәният йортлары директорлары, авыл җирлеге башлыклары, китапханә мөдирләре, депутатлар катнашты.

Ике бүлектән торган мастер-классларда чыгыш ясау сәнгате һәм төп җитешсезлекләр, татар әдәби сөйләм теле төшенчәсе һәм аның нечкәлекләре аңлатылды.

Шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова әлеге проектның мөһимлеген билгеләп үтте, район башлыгы исеменнән институтка Рәхмәт хаты тапшырды. Шулай ук Лениногорскиның "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе Тәслимә Рәфыйкова да үз чыгышында рәхмәт сүзләре җиткерде. Мөгаллимнәргә "Ак калфак" хатын-кызлары үз куллары белән ясаган бүләкләрне тапшырды.

Тулырак газетның киләсе санында

Розалия Мостафина фотолары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: