Заман сулышы

Лениногорскиның 5нче балалар бакчасы урам чыршысына уенчыклар әзерләде (фотолар)

Елда үткәрелә торган ишегалды чыршы бәйрәмен 5 нче балалар бакчасына йөрүче нәниләр аеруча түземсезлек белән көтә. Ник дигәндә, балалар урам чыршысын бизәргә дип уенчыкларны үзләре ясады (әти-әниләре белән). Анда бик матур бәйрәм сәгате дә, яшел чыршыкай да, Кар бабай сына да бар. Бик уңган балалар йөри икән бу бакчага. Кыш...

Елда үткәрелә торган ишегалды чыршы бәйрәмен 5 нче балалар бакчасына йөрүче нәниләр аеруча түземсезлек белән көтә. Ник дигәндә, балалар урам чыршысын бизәргә дип уенчыкларны үзләре ясады (әти-әниләре белән). Анда бик матур бәйрәм сәгате дә, яшел чыршыкай да, Кар бабай сына да бар. Бик уңган балалар йөри икән бу бакчага.

Кыш Бабай нәниләрнең тырышлыкларын күрми калмас, ишегалды Чыршы бәйрәмендә бүләкләр таратыр дип ышанып калабыз.
Бәйрәм 30 нче декабрьдә сәгать 10.00да Кошевой урамы 23 нче йорт алдында узачак.
Лениногорскилылар, сез дә килегез Чыршы бәйрәменә. Көтеп калабыз!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: