Заман сулышы

Әлмәттә 11 яшьлек малай асылынган

Әлмәттә бер малай әти-әнисе туган көненә велосипед бүләк итмәгән өчен асылынган. Бүген төнлә 11 яшьлек Вадим Р. туган көненә 4 сәгать вакыт калгач, үз-үзенә кул салган. Бала әти-әнисеннән искесе урынына яңа велосипед сораган булган, әмма өлкәннәр каршы төшкән. Вадим үзенең бүлмәсендә асылынган. Аның гәүдәсенә 23.50 сәгатьтә тап булалар. Хәзер уздырылучы...

Әлмәттә бер малай әти-әнисе туган көненә велосипед бүләк итмәгән өчен асылынган.
Бүген төнлә 11 яшьлек Вадим Р. туган көненә 4 сәгать вакыт калгач, үз-үзенә кул салган. Бала әти-әнисеннән искесе урынына яңа велосипед сораган булган, әмма өлкәннәр каршы төшкән.
Вадим үзенең бүлмәсендә асылынган. Аның гәүдәсенә 23.50 сәгатьтә тап булалар. Хәзер уздырылучы экспертиза фаҗига булган вакытта малайның психик торышын ачыкларга ярдәм итәчәк. Шулай ук комиссия шаһитларның күрсәтмәсен, медицина документларын, аның язышкан хатларын, иҗади эшләрен, рәсемнәрен дә өйрәнәчәк.
Бүген аңа 11 яшь тулган булыр иде...

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: