Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Мәктәпләрдә көзге каникуллар кайчан узачак ?

Каникул вакытында республиканың барлык муниципаль районнарында да балалар өчен иминлек, гамәли иҗат, спорт, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган уку-танып белү чаралары оештырылачак.

Татарстан мәктәпләрендә көзге каникуллар 1-7 ноябрьдә үтәчәк, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.

«Һәр конкрет мәктәптә каникулларның төгәл датасын уку йортында белергә мөмкин», — дип искәрттеләр министрлыкта.

Каникул вакытында республиканың барлык муниципаль районнарында да балалар өчен иминлек, гамәли иҗат, спорт, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган уку-танып белү чаралары оештырылачак.

Министрлыкта шулай ук алдагы каникулларның сроклары хакында да хәбәр иттеләр. Яңа ел каникуллары 29 декабрьдә башланып, 11 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Укучылар мәктәпкә 12 гыйнварда барачак. Язын 28 марттан 5 апрельгә кадәр ял итәчәкләр. Моннан тыш, беренче сыйныф укучылары өчен 7-13 февраль көннәрендә өстәмә яллар каралган.

 

https://tatar-inform.tatar/news/science/21-10-2021/tatarstan-m-kt-pl-rend-k-zge-kanikullar-1-7-noyabrd-uzachak-5841568

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев